Чираттагы юл корбаны
Мәскәү-Уфа юлының 793нче чакрымында "ВАЗ-212140" автомобилен йөртүче Чувашиядә яшәүче 39 яшьлек ир Уфа ягыннан килгәндә юл тизлеген арттырып фаҗига чыгарган.
Бу хәл 15 августта төнге икеләр тирәсендә булган. Машина йөртүче каршы юнәлештән җәяүләп килүче Буада яшәүче 49 яшьлек ирне бәрдергән. Җәяүленең киемендә караңгыда яктырткыч элементлар булмаган. Бәрдерелгән ир алган җәрәхәтләреннән ДТП чыккан урында ук үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев