Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өчесе дә суд каршысына басачак

Мәскәүдән Казанга кайтучы наркотиклы машина Яшел Үзәндә тоткарланган.

Кыңгыр эшне никадәр яшермә, ул шуның кадәр тизрәк беленә. Менә шулай наркотикларга бәйле законсыз гамәлләр дә барыбер ачыкланмыйча калмый. Аны сатып алсаң да ярамый, сакласаң да, үзең кабул итсәң дә... Аллаһ Тәгалә сакласын, сатсаң да. Чөнки боларның барысы да закон буенча тыелган. Менә шулай Яшел Үзән прокуратурасы 44 яшьлек Игорь Алексеевка, 36 яшьлек Юрий Захаровка һәм 37 яшьлек Сергей Александровка (исемнәре үзгәртеп бирелә) чыгарган гаепләү эшен судка җибәргән.
Игорь һәм Сергей узган елның декабрендә Мәскәүгә барып, анда шактый гына күләмдә наркотик матдә - героин сатып ала. Алар үзләренең «Дэу-Нексия» автомобилендә Чувашиягә кайталар һәм конспирация йөзеннән, сиздермәс өчен наркотик матдәне өченче танышлары Юрийга тапшыралар. Ә Юрий үз чиратында аны «ВАЗ-2109» автомашинасында Казанга илтеп җиткерергә тиеш була. Әмма барып кына җитә алмый. Сизгер УФСКН хезмәткәрләре автомобильне Яшел Үзәннең стационар постында ук «эләктерә». Әлбәттә, машинаны җентекләп тикшерергә тотыналар. Нәтиҗәдә 21,76 грамм героин табып алына. Шулай итеп, бу эшкә бәйләнеше булганнар - югарыда әйтелгән өч ир-атка башка чара калмый, тыелган матдәне үзләренә куллану өчен алуларын дәлилләргә һәм гаепләрен танырга гына кала.
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Эдурад Миңнегалиев аңлатуынча, әлеге җинаять эше буенча тотылучылар наркотик матдәне законсыз рәвештә сатып алган, алып кайткан һәм саклаган өчен суд каршында җавап тотачак. Суд нинди карарга килер, анысын киләчәк күрсәтер. Әмма, ничек кенә булмасын, җәзасыз калмаслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев