Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Черки үзәккә үтә

Зарыгып көтеп алган җәйнең тискәре ягы бар, ул да булса -озынборын. Алар быел аеруча котырды.

Урамга, бакчага чыгар хәл юк. Авызыңа кереп китәргә дә күп сорамыйлар. Кичен бигрәк тә азалар, тыныч кына бакчада эшләп, урамда йөреп булмый.

«Без-без» килеп, нервыга тиюе бер, тешләгән урыны кычытып, кызарып үзәккә үтә. Черкидән аеруча балалар җәфалана. Балалар бакчасыннан кайт­кан кызымның карарлык җире калмаган иде. Куллары кызарып, шешеп үк чыккан. Нишләргә дә белгән юк бу зәхмәт белән, элек алай ук котырмый иде бит болар, дигән сүзне бүген еш ишетергә була. Черкинең үрчүенә һава торышы да тәэсир иткән. Соңгы атналарда торган кызу һәм югары дымлы һава канэчкеч личинкаларының уңышлы гына черкигә әверелүенә уңай йогынты ясаган.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 48нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев