Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәчкәнең каенанасы: «Кызларыбыз бер-берсенә бик охшаган»

Быел татар эстрадасында бәби-бум елы булды.

Иң кызыгы - Чәчкәнең каенанасы Эльмира ханым белән берьюлы бәби алып кайтуыдыр, мөгаен. Икесе дә кыз бала. Икесе дә Казанның Груздев исемендәге 3нче номерлы бала тудыру йортында таптылар. Бүген икесе дә үзләрен әйбәт хис итәләр. Эльмира ханымның, ягъни Чәчкәнең ире Ирек Гыйбадуллинның бертуган сеңлесенә ике ай тулган инде. Ә Чәчкә 23 август көнне беренче баласын дөньяга китерде.
- Эльмира ханым, нинди хисләр кичердегез?
- Балага узармын дип уйламаган идем. Яшь вакыттарак кыз бала алып кайтырга хыялландым, әлбәттә. Һәм менә матур көннәрнең берсендә балабыз булачагын белдек. Өйдәгеләр белән киңәшләшкәч, аны калдырырга теләдек. Шулай итеп, 44 яшемдә өченче баламны алып кайттым. Күпмедер вакыттан соң улым Ирек белән Чәчкәнең дә бала алып кайтачакларын белдем. Әлбәттә, бик шатландым. Бергә үсәрләр, дидек. Ике баланың бергә үсүләре бәхет бит!
- Шулай соң бала алып кайтырга куркытмадымы?
- Куркытты, әлбәттә. Ни дисәң дә зур адым. Иреккә хәзер - 24, Таһирга - 15, кечкенә кызыбыз Мәдинәгә 2 ай тулды.
- Киленегез Чәчкә белән мөнәсәбәтләрегез нинди?
- Җылы, дусларча, кызым кебек ул.
- Улыгыздан алты яшькә өлкән булуын белгәч, моңа ничек карадыгыз?
- Минем өчен иң мөһиме - бер-берсен яратсыннар, аңлашып яшәсеннәр. Аларга яшәргә бит. Аларга карасаң, бер дә Чәчкә Иректән өлкән булып күренми. Бер тирәдәгеләр сыман. Чәчкә миңа бик ошый. Өлкән дип, мин аны какмадым. Киресенчә, беренче күрүдән үк үз иттем.
- Чәчкә белән танышканчы, аны җыр­чы буларак белә идегезме? Җырларын тыңлаганыгыз булдымы?
- Дөресен әйткәндә, мин бөтенләй татар эстрадасы белән кызыксынмый идем. Татарча җырлар тыңламадым диярлек. Чәчкәне дә белми идем. Ул безнең гаиләгә килеп кергәч, бөтенесе дә үзгәрде. Аның җырларын яратып тыңлыйбыз.
- Эльмира ханым, декрет ялына чыкканчы кайларда хезмәт куйдыгыз?
- Психиатрия хастаханәсендә сестра-хозяйка мин.
- Чәчкәнең кызын күрдегезме әле? Кемгә охшаган?
- Әйе, күрдем. Телефон аша фотосын җибәргәннәр иде. Кызларыбыз бер-берсенә бик охшаган. Оныгымны әтисенә охшаган, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев