Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәчкәнең каенанасы бәби алып кайткан

Тиздән үзе дә әни булырга җыенучы Чәчкәнең гаиләсендә зур вакыйга: җырчының каенанасы бәби тапкан!

Бу көннәрдә бәхетле әнине Казанның 3нче бала тудыру йортыннан чыгарганнар.

- Изге Рамазан аенда әнием өченче баласын алып кайтты. Сабыйга Мәдинә дип исем куштылар. 44 яшендә бала алып кайтырга батырчылык итүенә күпләр сокланды. Кичә әнинең бертуган сеңлесен дә бала тудыру йортыннан чыгардылар. Аның улына Закир дип исем куштылар, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Чәчкәнең тормыш иптәше, администраторы, алып баручы Ирек Гибадуллин. Моннан тыш, бүген Чәчкәнең якын дусты Альбина да бәби тапкан, кызына Азалия дип исем кушарга уйлый икән.

Чәчкә белән Ирекнең кызлары исә август аенда туар дип көтелә. Декрет ялында булуына карамастан, Чәчкә әле дә иҗат белән шөгыльләнүдән туктамый. Хәзерге вакытта ике яңа җыр өстендә эшли. Ирек әйтүенчә, исән-сау бәби тапкач Чәчкә тамашачысын озак көттермәячәк, сентябрьдән үк эшкә чыгарга ниятли.

Чыганак - Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X