Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Частник» операциясе бара

Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе хәбәр итүенчә, республика территориясендә 7 сентябрьдән башланган «Частник» операция­се 25 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Шәхси техникаларын күпләр теркәргә ашыкмый. Шул сәбәпле техосмотрны да алар вакытында уздырмый. Болар ДТПлар чыгуга китерергә мөмкин. Менә шундый җитешсезлекләрне ачыклау максатыннан чыгып, республика территориясендә «Частник» традицион профилактик операция старт алды.
Бу чара ЮХИДИ бүлеге белән берлектә бара. Операция барышында тракторлардан һәм башка техник чаралардан файдалануга бәйле хокук бозу очраклары ачык­лана. Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары бу чорда юридик затларга караган үзйөрешле техникага да игътибар бирәчәк.
Кагыйдәләргә ярашлы рәвештә сатып алынган техниканы хуҗасы 10 көн эчендә теркәтергә тиеш. Йөртүченең идарә иткәндә тракторчы-машинист кенәгәсе булуы да шарт. Башка очракта административ эш кузгатылырга мөмкин. Физик затларга штраф 100дән алып 300 сумга кадәр салына яисә өч айдан алып алты айга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Вазифадагы затлар өчен штраф 500дән алып бер мең сумга кадәр.
Теркәлмәгәндә гражданнарга штраф суммасы бер мең сумнан алып ике мең сумга кадәр салына ала. Вазифадагы затларга - 2 меңнән алып 3 мең сумга, ә юридик затларга 5тән алып 10 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев