Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм әзерлектән башлана

Ниһаять, декабрь аена да аяк бастык. Димәк, чыршы бәйрәмнәренә әзерләнә башласак та була. Бу күңелле бәйрәм күңелсезләнмәсен өчен янгынга каршы режимның үтәлүе зарур. Чөнки Яңа ел бәйрәмнәрендә, гадәттә, төрле-төрле гирляндалар, пиротехник әйберләр киң кулланыла.

Бу хакта Яшел Үзән муниципаль районының предприятие, учреждение һәм оешмалары җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Радик Ардыханов сөйләде. 
– Яңа ел бәйрәме чаралары барышында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затларның, дәүләт һәм муниципаль милкен янгыннардан саклау максатларыннан, ТР Министрлар Кабинетының карары нигезендә, янгынга каршы аерым режим кертелә. Шуңа бәйле рәвештә 1-3нче класслы пиротехник әйберләрне куллануда чикләүләр бар, – дип ачыклык кертә Радик Ардыханов. –Аларны сәнәгать, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш) объектлары, ягулык-энергетика комплекслары чикләреннән 500 метрдан да якын аралыкта, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, кешеләр күп булган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 метр ераклыкта куллану тыела. Шуңа күрә авыл җирлекләре башлык ларына һәм башкарма комитет җитәкчеләренә пиротехник әйберләр кулланырга мөмкин булган урыннарны алдан билгеләү тәкъдим ителәчәк. 
Таләпләрне үтәмәүчеләргә карата административ җаваплылык каралган. Әйтик, РФ КоАПның 20.4нче маддәсенең 2нче өлеше буенча гражданнарга – 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга – 15 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. 
Яңа ел чараларына әзерлек барышында җаваплы җитәкчеләр янгын куркынычсызлыгы буенча сәхнә һәм зал өчен җаваплы кешеләрне билгеләп куярга тиеш. Андый биналарда икедән дә ким булмаган эвакуацион чыгу урыны, чыршының ныклы урнаштырылган булуы зарур. Электр энергиясенең бетү ихтималын истә тотып, хезмәт күрсәтүче персоналның электр фонарьлары белән тәэмин ителүе, аларның янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж узуы, чыршы торган бинада янгын сүндерү кирәк-яракларының булуы мәҗбүри шартлар булып тора. 
Чыршы бәйрәмнәре барышында шәмнәр, фейерверклар куллану, балаларны тиз кабынучан костюмнарга киендерү, бәйрәм барышында утларны сүндерү, нормадан тыш күп кеше җыю тыела.
Радик Ардыханов кисәтүенчә, пиротехник әйберләрне сатып алганда бик игътибарлы булырга, сертификатларын тикшерергә, шнурының озынлыгына, тышкы күренешенә игътибарлы булыр га кирәк. Алар бары тик урамда һәм билгеләнгән урыннарда гына кулланылырга тиеш. Файдалану алдыннан инструкциясе белән танышу зарур. Пиротехниканы балконда куллану, кесәдә йөртү катгый тыела. 
– Яшел Үзән муниципаль районы күзәтчелек бүлеге хәзер чыршы бәйрәмнәре булачак объектларда профилактик тикшерүләр уздырачак, – дип сүзен йомгаклый бүлек җитәкчесе. – Без полиция хезмәткәрләре белән берлектә, пиротехника әйберләрен сату урыннарын, ТР Министрлар Кабинеты карары таләпләренең үтәлешен игътибар үзәгендә тотачакбыз. Яңа ел бәйрәме тыныч һәм бәла-казасыз узсын өчен саклык чараларын алдан күрергә чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев