Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм хисләре әле дә онытылмый

Яшел үзәнлеләр Хәрби-Диңгез флоты көнен ел саен зурлап билгеләргә күнеккән. Чөнки флот алар өчен бик якын. Шәһәрнең өч зур предприятиесенең эшчәнлеге күбрәк диңгез һәм флотка бәйле. Быелгы бәйрәм аеруча үзенчәлекле булып, ике көнгә сузылды. Ике көн буе яңгыр явып торса да, бәйрәм итүчеләр дә, оештыручылар да аны бүләк итеп кабул...

Яшел үзәнлеләр Хәрби-Диңгез флоты көнен ел саен зурлап билгеләргә күнеккән. Чөнки флот алар өчен бик якын. Шәһәрнең өч зур предприятиесенең эшчәнлеге күбрәк диңгез һәм флотка бәйле. Быелгы бәйрәм аеруча үзенчәлекле булып, ике көнгә сузылды. Ике көн буе яңгыр явып торса да, бәйрәм итүчеләр дә, оештыручылар да аны бүләк итеп кабул итте.
Шәһәрдәге төп чаралар күл буенда барды. Бу урын хәзер уңайлы, күңелле булуы белән аерылып тора. Күл дә аның бер бизәге.
«Нептун белән очрашу» сәхнәләштерелгән күренеш бәйрәм символы булып тора. Балалар төрле конкурс һәм викториналарда көч сынашты. Судно моделен ясаучыларның һәм яхтсменнарның күрсәтмә чыгышларын да шәһәр халкы яратты. Ә «Авангард» стадионында төрле спорт ярышлары үз янына күпчелек халыкны җәлеп итте. Анда нинди генә спорт уеннары булмады: волейбол, футбол, шахмат, өстәл теннисы, йөгерү, гаилә эстафетасы.
Ә төп тантана кич белән күл буендагы зур сәхнәдә башланды. Аны Андреев әләмен күтәрү белән башлап җибәрделәр. Бәйрәмгә җыелучыларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, Горький исемендәге завод, ЗПКБ, «ЭРА» предприятиесе җитәкчелеге котлады. Шәһәрнең диңгез буенда урнашкан булмаса да, Хәрби-Диңгез флоты өчен кораблар җитештерүен, илнең оборонасын ныгытуга зур өлеш кертүен, шуңа күрә бу бәйрәмнең яшәүчеләр өчен якын булуы билгеләнде. Сәхнәгә бер-бер артлы шушы Хәрби-Диңгез флотын ныгытуга көч куйган алдынгы хезмәткәрләр чыкты. Алар арасында Горький заводында, ЗПКБ һәм «ЭРА» предприятиесендә эшләүчеләр бар иде. Аларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең, предприятиеләрнең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. ЗПКБда эшләүче конструктор Вячеслав Емельяновка ТРның Атказанган машина төзүчесе исеме бирелде.
Тантаналы митингтан соң шәһәр һәм районның иҗат коллективлары шәһәр халкына күңелле концерт күрсәтте. Балалар өчен төрле аттракционнар, сәүдә нокталары да эшләде бу көнне. Кая карама тельняшкалы егетләр дә күзгә чалынды. Күлдә ял итүчеләргә катамараннар да йөреп торды. Концерт программасы коеп яуган яңгыр астында «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы һәм салют белән тәмамлады.
Икенче көнне бәйрәм программасы шәһәр пляжында дәвам итте. Анда һаман яңгыр явып комачаулап торса да, концерт, пляж волейболы буенча ярышлар, мини-футбол, конкурс һәм уеннар, яхтсменнарның күрсәтмә чыгышлары оештырылды.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев