Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быел чыгарылыш сыйныф укучыларының өлгерләренә медальләрнең алтыны гына биреләчәк

Медаль алучы укучылар БДИда 75 баллдан югарырак нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш Быел мәктәпне тәмамлаучыларга көмеш медальләр каралмаган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте. "Чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр бирү мәсьәләсен һәр субъект үзе хәл итә. Шул нигездә, Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы...

Медаль алучы укучылар БДИда 75 баллдан югарырак нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш

Быел мәктәпне тәмамлаучыларга көмеш медальләр каралмаган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

"Чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр бирү мәсьәләсен һәр субъект үзе хәл итә. Шул нигездә, Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы укучыларга быел көмеш медаль бирелмәячәк. Чыгарылыш сыйныф укучысы тиешле нормаларны үтәп, БДИларны 75 баллга бирсә яки аннан да югарырак нәтиҗәләр күрсәтсә, ул укучыга алтын медаль тапшырылачак", - диде ул брифингта.

Хәбәр Татар-информ агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев