Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быел бәрәңге ник чери?

Институтның бәрәңге лабораториясе мөдире Гөлгенә Сафиуллина җавап бирә:

- Быел көз җылы килде. Дым күп булды. Шунлыктан бәрәңге төрле авыруларга биреште. Белгәнебезчә, үсемлек авырулары аз түгел. Аннары күпчелек урыннарда авыруларны булдырмау өчен кирәкле препаратлар сибелмәде. Колорадо коңгызына каршы препарат куллану белән чикләнделәр. Хәзер коңгызларга һәм авыруларга каршы катнаш препаратлар да бар. Аларны кулланырга мөмкин иде.

Зарарланган туфрак та күп кенә авыруларны тарата. Шуңа күрә бәрәңгене һәр елны бер үк урынга утыртмаска кирәк. Хәзер авылларда шәхси хуҗалыкларның җирләре күп. Шуңа күрә аның бер өлешенә печән чәчәргә яисә башка культуралар утыртырга була. Икенче елны кишәрлекләрне чиратлаштырасың. Күп кенә авылларда шулай эшлиләр дә инде.

Баздан чыгаруга ук бәрәңгене салкын көенә утыртырга ярамаганлыгын авыл кешесе яхшы белә. Аны яхшылап җылытырга кирәк. Бераз үсә төшсә дә ярый. Бәрәңгене җир җылынганчы утырту да авыруларның күпләп таралуына китерә. Эш бетә торсын дип, бәрәңгене иртә яздан ук җиргә тыгып кую отышлы түгел. Утыртыр алдыннан орлыкларны ныклап сайларга, бозыла башлаганнарын, черегәннәрен аерып алырга һәм иң тазаларын, әйбәтләрен генә утыртырга киңәш ителә. Вегетация чорында үсемлекләргә азотлы ашламалар бирергә ярамый.

Бәрәңгене саклау урыннарында һава дымлы булмаска тиеш. Андый һава бәрәңгенең черүенә китерә.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ
Шәһри Казан

Мәгълүмат матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев