Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быел БДИ бирә алмаучы юк

БДИ... Бу сүз уку елы буе чыгарылыш сыйныф укучыларының, укытучыларның гына түгел, ә әти-әниләрнең дә үзәгенә үткәндер, мөгаен.

Әйе, имтиханнар тәмам, азрак булса да җиңел сулар вакыт. Шунысы сөенечле: быел Яшел Үзәндә бердәм дәүләт имтиханын бирә алмаучылар юк. Һәркем өлгергәнлек турында аттестат алып, олы тормыш юлына аяк басты. Ә 7 ел элек XI сыйныфның 90 укучысы белешмә генә алып чыккан иде.
Яшел Үзән районында бердәм дәүләт имтихан­нары нәтиҗәләре турында бу атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева тәфсилләп сөйләде. БДИ бирүчеләр саны соңгы өч елда кимегән. 2014 елда 667 кеше тапшырган булса, быел XI сыйныфта 499 укучы имтихан биргән. Чыгарылыш сыйныф укучыларына сынау узу өчен район һәм шәһәрдә 3 пункт булдырылган. Шәһәрнең 11, 15нче һәм Норлат мәктәпләре видеокүзәтү, металл эзли торган җайланмалар белән тәэмин ителгән. Соңгысы быел хакимият хисабына алынып урнаштырылган. Норлат зонасында имтихан тапшыручылар саны 60 кына булганга, укучыларны шәһәргә китерү турында да сүз булган. Мәгариф идарәсе моңа юл куймаган. Татар Танае кебек иң ерак авылдан калага иртәнге имтиханга килүне күз алдына китерүе авыр, әлбәттә.
Ике төп мәҗбүри предметтан тыш чыгарылыш сыйныф укучылары сайлап алган фәннәргә күз салсак, түбәндәге вәзгыятне күрергә мөмкин: өстенлек җәмгыять белеме фәнендә, аны 188 кеше сайлаган, физиканы - 152, химияне - 95, биологияне - 78, ә 6 укучы географияне тапшырган. Узган ел исә бу фәнне берәү дә сайламаган булган.
- Рус теленнән уртача балл - 73,82 (бер ел элек - 69 иде). 80 һәм аннан да күбрәк баллга имтихан тапшыручылар саны быел - 172. Узган ел бу күрсәткеч 127 иде, - дип сөйли Рәйсә Вәлеевна.
Инде төп фәннәрнең тагын берсе математикага күзәтү ясыйк. Әлеге фәннең база өлешен район һәм шәһәрдә 318 укучы тапшырган. 143 егет-кыз «5»кә бирә алса, 141 укучы - «4», калган 34е «3»ле алган. Югары балл алучы бәхетлеләр саны - 21 кеше. 100 балл берәүгә дә тәтемәгән. 99 баллга 3 гимназия, 98гә 1 лицей, 92гә 9 лицей укучылары лаек булган.
2016-2017 елгы уку елына профильле укыту буенча X сыйныфлар формалашып беткән. Мәсәлән, 1 лицейның IX сыйныфын 111 укучы тәмамлаган булса, бары 33 укучы гына X сыйныфта укуын физика-математика сыйныфында дәвам итәчәк.

Алия Гаязова

Тулырак - газетаның 51нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев