Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быел 1941нче елгы салкыннар кабатланырга мөмкин

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе ягып җылыту сезонында һава торышы нинди булачагы турында үз фаразларын җиткерде.

Киләсе алты айда - октябрьдән мартка чаклы - республика территориясендә температура фоны күпьеллык уртача күрсәткечләр чамасы булыр дип көтелә. Ә менә октябрь һәм март айларында температура гадәттәгедән югарырак булачак. Ноябрь, декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында температура нормага туры киләчәк дип фаразлана.
Танылган бакчачы, галим Фарсель Зыятдинов бик күп еллар һава торышын күзәтеп, дәфтәренә теркәп бара. Халык сынамышларына таянып, алдан ук үзенең фаразларын да әйтә. Кышның ничек киләчәген без аңардан да сорарга булдык.

- Кыш гадәттәгедән суыграк булачак. Кайбер көннәрдә һава температурасы 33-36 градус салкын булырга мөмкин. Соңгы елларда кыш йомшак килде, әллә ни суык булмады. Хәтта җылы яратучы "Изабелла" винограды да кышны исән-сау кичереп чыга иде. Быел исә суыкны сизәчәкбез, - ди ул.

Суган кабыгы калын булса, кыш суык килә, диләр. Фарсель абыйдан да шуның турында сораган идем, аның фикеренчә, әлеге сынамыш хәзер актуаль түгел.

- Суганның нинди генә сорты чыгарылмый, юка кабыклысы да, калын кабыклысы да бар хәзер. Аңа карап кына мин һава торышын әйтергә алынмыйм, - ди ул.

Әңгәмәдәшем бер сөйләшүдә көзнең озын һәм салкын киләчәген әйткән иде. Аның фаразлары дөрес булып чыкты, көз быел салкынчарак. Ә менә әбиләр чуагы гадәттәгедән кыскарак, берничә көн генә булачак ди. Аны Фарсель абый сентябрь ахыры-октябрь башында көтәргә кушты.

"Халык синоптигы" исемен алган Әмир абый Шәрәфиевнең фаразлары ничегрәк икән дип, аңа да шалтыратып алырга булдык. Әмир абый Балтач районының Янгул авылында яши, 1978 елдан бирле, бер көн дә калдырмый, һава торышын күзәтеп, махсус дәфтәренә теркәп бара.

- Декабрь җылы киләчәк, ә гыйнвар, февраль, мартның башы суык торачак. Салкыннар озакка сузылып, дәвамлы булачак. Шунысы белән куркыныч та инде ул. 1941 ел бик суык килгән, диләр, аномаль температура берничә көн генә булган, аның каравы 30 градуслы салкын бик озак торган. Шуның белән дә ул тарихка зәмхәрир кыш булып кереп калган. Быелгы кыш та шулайрак булыр дип уйлыйм. 28-32 градус салкыннар озак торачак. Март ае буранлы, карлы булачак. Һава торышы унбер елдан унбер елга кабатлана. Ә утыз өч ел саен кабатланып торганы тагын да төгәлрәк. Мин менә шуларны өйрәнеп фаразлар ясыйм, - ди ул.

Кышка кадәр күп калмады, тун, итек, шәл, бүрекне әзерләп куясы булыр.

Мәгълүмат - http://shahrikazan.com сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X