Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быелгы июль яңалыкларга бай: кемдер ота, кемдер оттыра

1 июльдән халыкның күпчелегенә кагылышлы закон проектлары эшли башлады.

Россиянең барлык төбәкләре үз территорияләрендә үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын кертә ала. Элегрәк ул эксперимент тәртибендә 85 субъектның 23ендә генә кертелгән иде. Шулай ук 1 июльдән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр кабат 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала.

1 июльдән башлап эшләүчеләр хезмәт кенәгәсе форматын (традицион кәгазь яки электрон) сайлый ала, салым бурычларын түләтү яңадан торгызыла. Түләтү чаралары 25 марттан, пандемия аркасында кулланучылар активлыгын киметү вакытында, салым түләүчеләргә ярдәм итү максатларында туктатылды.

Коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнә — тарифларны арттыру күләмен төбәкләр үзләре билгели. «Гадел билге» товарларына мәҗбүри маркировка кертелә, әмма ул даруларга, аяк киеменә һәм тәмәке эшләнмәләренә генә кагылачак.

1 июльдән илнең 70 төбәгендә рәсми рәвештә курорт сезоны ачыла, башка регионнарга сәфәр кылырга мөмкин. Шул ук вакытта Роспотребнадзор һәм төбәк хакимиятләре рекомендацияләрен үтәргә кирәк булачак.

Шулай ук гомуми файдаланудагы теләсә кайсы парковкадагы урыннарның кимендә 10%ы инвалидлар өчен бүлеп бирелергә тиеш, ә түләүле нигездә опекун яки попечитель булган пенсионерлар эшләүчеләр булып исәпләнүдән туктый. Аларга яңадан, хезмәт эшчәнлеге тәмамланганнан соң түгел, шул ук елда өстәмә түләү белән, иминият пенсиясен индексацияләячәкләр.

1 июльдән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр бары тик «Мир» түләү системасының банк карталарына гына күчерелә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев