Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Буыннарың турында оныт

Дөгедән ясалган куас эчеп яшәсәң, чынлап та буыннар сызлавы турында онытырлык шифасын сизми калмыйсың. Гомумән, ул бөтен организмга файдалы.

Аны, утырган тозлардан, кузгалак кислотасыннан арыну өчен, остеохондрозлы кешеләргә кулланырга кирәк. Дөге бит әле ул, белгәнегезчә, ялкынсынуга каршы да шәп кенә чара булып тора. Ә куасын әзерләве бик җиңел.

Кирәк булачак:

  • 4 аш кашыгы дөге
  • 3 аш кашыгы шикәр комы
  • ярты аш кашыгы йөзем җимеше

Әзерлибез: дөгене яхшылап юып, 1 литр суга салырга, шикәр комын һәм ярты кашык йөземне өстәргә. Хәзер булачак куасны 4 көн дәвамында төнәтергә. Аннары сөзәргә һәм суыткычта сакларга.

Банка төбендә калганнарны оеткы итеп кулланырга була, әмма аңа һәр яңасын ясаганда 2 аш кашыгы дөге, 2 аш кашыгы шикәр комы һәм ярты кашык йөзем өстәргә кирәк.

Бу оеткыны күп тапкырлар кулланып, инде икенче һәм өченчесендә үк куасның тагын да тулырак тәмле була баруын тоярсыз.

Буыннардагы авыртулардан котылу өчен 5 атналык дәвалану курсын узарга: куасны ашаганнан соң көненә өч тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев