Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Буй җитмәслек хыял иде бу

Ел ахырында гына замана таләпләренә туры килерлек яңа мәдәният йорты ачылу Олы Карагуҗа халкы өчен буй җитмәслек булып тоелган хыялның тормышка ашуы булды. Әйе, безнең авылдашларыбыз талантлы халык, һәм монда, һичшиксез, мәдәният учагы кирәк иде. Ниһаять, яңа мәдәният йортында гөж итеп торган төрле мәдәни чаралар, очрашулар белән Мәдәният елына аяк...

Ел ахырында гына замана таләпләренә туры килерлек яңа мәдәният йорты ачылу Олы Карагуҗа халкы өчен буй җитмәслек булып тоелган хыялның тормышка ашуы булды.

Әйе, безнең авылдашларыбыз талантлы халык, һәм монда, һичшиксез, мәдәният учагы кирәк иде. Ниһаять, яңа мәдәният йортында гөж итеп торган төрле мәдәни чаралар, очрашулар белән Мәдәният елына аяк бастык. Авылыбызның сәхнә ветераннары катнашында оештырылган зур концертны, Яңа ел кичендәге ярминкәне, татар халкының яраткан шагыйрәсе Шәмсия Җиһангирова белән очрашуны, урта мәктәбебезнең 95 еллыгына багышланган, төрле елларда мәктәптә эшләп киткән укытучылар белән очрашуларны авыл халкы бик җылы кабул итте.

Күптән түгел мәдәният йорты каршында яңа оешкан «Шатлык» балалар театр коллективы Ләбиб Леронның «Ишегалды» әсәрен сәхнәләштерде. Балалар чыгышын карарга, балалар белән беррәттән, өлкәннәр дә бик күп килгән иде.

Сәхнә бик оста - спектакльгә туры килерлек итеп, сценарий буенча бизәлгән. Ә «артистларның» костюмнары искитмәле, һәр җәнлек образына яраклы итеп, кулдан ясалган маскалары гына ни тора! Әйе, балаларны сәхнәгә чыгарлык итәргә бик күп көч куелганы, хезмәт түгелгәнлеге күренеп тора. Үз чиратында, балалар да (I-IVсыйныф укучылары) сүзләрен тырышып ятлаганнар, сәхнәдә үзләрен тотышлары да бөтенләй балаларча түгел, образга кереп, бик оста итеп, килештереп уйнадылар.

Театр коллективының җитәкчесе, үзе режиссер, үзе рәссам һәм музыкаль бизәлешне ясаучы (бу эш тә бик оста башкарылган иде) мәдәният йорты җитәкчесе Эльза Кучкарова. Талантлы белгеч, сүз юк! Нәрсәгә генә алынса да, төгәл һәм пөхтә итеп башкара, җаваплы кеше!

Мин, Эльзаны үзен сәүдә өлкәсендә сынап карар дип уйлый идем. Аның балачагы базар дигән нәрсә чәчәк атып килгән заманага туры килде. Алар авылның төп урамында кибет янында яшиләр. Хәтердә, аңа алты-җиде яшьләр булгандыр, кибеттән көнбагыш һәм сагыз алып чыгып, шуны үзләренең капка төбендә сатып утыра иде, бәясен бераз арттырып, билгеле, һәм көн саен. Баланың күңеле булсын инде дип тә, бәлки, үзе бик оста «сатучы» булгандыр - эшкә барганы-кайтканы, кирәксә-кирәкмәсә дә, без аның товарын ала идек. Икенче көн иртән Эльза тагын сату белән чыгып утыра....

Ә шулай да, мәдәният-сәнгать юлыннан китеп, дөрес эшләгәнсең, Эльза, диясе килә. Күпкырлы талант иясе, көчле оештыру сәләтенә ия булган бу кызны авыл җирлеге җитәкчеләре дә бик дөрес һәм бик кирәкле вакытта мәдәният йорты директоры итеп күрә белделәр. Авыл халкы да бик тиз үз итеп өлгерде аны, ниндидер сөйкемле сөяге бар, диләр. Нәкъ менә шушы өлкәдә кирәкле кеше иде Эльза!

Бүген дә эш гөрли мәдәният йортында. Театр коллективы бөек Тукаебызның туган көненә әзерләнә, ветераннар Бөек Җиңүнең 69 еллыгын каршыларга әзерлек эшләре алып бара. Ә биючеләр түгәрәге яңа биюләр өйрәнү белән мәшгуль.

Тормыш иптәше Нурисламны һәм 3 яшьлек улын Ансарны да еш, бик еш күрергә туры килә клубта. Эльзаның иң ышанычлы булышчылары һәм терәге бит алар! Авылдашлары исеменнән без аларга уңышлар гына юлдаш булсын дип телибез.

Әлфинур Хөснетдинова.

Олы Карагуҗа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X