Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бусагада – Кәҗә елы

Нәрсә кияргә? 2015 елга зәңгәр агач Кәҗә хуҗа булачак, ул сезне яратсын дисәгез, алдан ук табынга нинди ризык әзерләүне генә түгел, ә нинди кием киясен дә уйлап куегез. Киемне сайлаганда ел хуҗасына нинди төсләрне яратуына игътибар итегез. Зәңгәр, яшел, шәмәхә, ачык зәңгәрсу, диңгез һәм бирүзә төсләрен сайласагыз, оттырмассыз. Ак һәм...

Нәрсә кияргә?

2015 елга зәңгәр агач Кәҗә хуҗа булачак, ул сезне яратсын дисәгез, алдан ук табынга нинди ризык әзерләүне генә түгел, ә нинди кием киясен дә уйлап куегез.

Киемне сайлаганда ел хуҗасына нинди төсләрне яратуына игътибар итегез. Зәңгәр, яшел, шәмәхә, ачык зәңгәрсу, диңгез һәм бирүзә төсләрен сайласагыз, оттырмассыз. Ак һәм соры төсләрне дә куллана аласыз. Теләсә нинди матур күлмәк кияргә була, бары образыгызга туры килә торган һәм килешле булырга тиеш. Тукымага килгәндә: замша, бәрхет, кашемир, йон булырга мөмкин. Синтетикадан, ясалма тукымалардан баш тартыгыз. Кичке күлмәк кенә кияргә димәгән, челтәрле блузка өстеннән йон җептән бәйләнгән матур җиңсез кием кия аласыз. Сайлаган киемегез никадәр йомшаграк булса, ел хуҗасына шулкадәр күбрәк ошарсыз.

Прическа ясыйбызмы?

Прическага килгәндә чикләүләр юк. Чәчегезне гөдрәләтсәгез, фантазиягезне эшкә җигеп, башка төрле прическа ясасагыз да була. Агачтан эшләнгән заколкалар куйсагыз да ярый. Чәч толымыгызны үреп кенә куйсагыз, матурлыгыгызны чагылдырачак кына. Бантлар, резинкалар куллансагыз да ярый.

Ә макияж?

Бизәнергә һәм маникюр ясарга да онытмыйк инде. Иннек-кершәннәр белән артык мавыкмаска кирәк. Иң мөһиме - табигыйлек саклансын. Маникюрыгыз төсе, сурәте буенча киемегезнең стиленә туры килсен. Инде образыгыз тулысы белән идеаль булсын дисәгез, бизәнү әйберләрен дөрес сайлагыз. Иң матур бизәнгечләр булып, агачтан эшләнгән кулоннар, брошкалар санала.

Табынга нәрсә куярга?

Белгәнебезчә, Кәҗәләр үлән ашарга ярата, шулай булгач табынга да, күбрәк яшелчәдән ясалган салатлар, сусыл, тәмле җиләк-җимешләр куегыз. Яңа ел менюсына килгәндә ул сөтле, йә булмаса яшелчәдән әзерләнгән булырга тиеш. Табынга консервланган ризык­лар куя күрмәгез. Оригиналь рецептлар буенча әзерләнгән яшелчә ризыкларын, яшел үләннәр куярга онытмагыз. Өстәлдә ризык мулдан, җиңел һәм файдалы булыр­га тиеш.

Нәрсә бүләк итәргә?

Имеш, ел хуҗасы символын бүләк итсәгез, ул кешегә уңыш китерәчәк. Кәҗә сурәте ясалган сувенирлар, уенчыклар, статуэткалар, картиналар, брелоклар киң таралган бүләк булып санала. Инде оригиналь бүләк ясыйм дисәгез, үз кулларың белән ясаган бүләккә тормый. Мәсәлән, йон оекбаш, бияләй, җылы шарф бәйләп, якыннарыгызны сөендерсәгез дә була. Хатын-кызларга агачтан эшләнгән бизәнү әйберләре бирә аласыз. Иң мөһиме - чын күңелдән булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев