Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Буран чыгу сәбәпле трассаларда кизү торалар

Көчле җил һәм буран Татарстанны да читләп үтмәү сәбәпле, республикадагы федераль әһәмияткә ия трассаларда кизү тору оештырыла.

Юл оешмасы техникасы һәм хезмәткәрләре 13-14 гыйнвар көннәрендә кизү торачак. Шулай ук тәүлек әйләнәсендә юлларның торышын тикшерү, машина йөртүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан алар тарафыннан трассаларда патруль урап узулар да оештырыла. Юл хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсендә кизү торачак.


Бүген һәм иртәгә урыны белән көчле явым төшем - юеш кар көтелә. Буран вакытында җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитеп көчәя.

Интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X