Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Булат Нигъмәтуллин гаиләсеннән башка гына ял иткән

Татар эстрадасы артистлары чит төбәкләрдә уза торган милли бәйрәмебез - Сабан туенда катнашып кына тора.

Бу көннәрдә популяр җырчы Булат Нигъмәтуллин да сәяхәттән кайтып төште. Җырчы эшләп кенә калмаган, рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгергән.

- Безнең өчен Сабан туйлары быел 14 майдан ук Самара өлкәсенең Яңа Куйбыш шәһәрендә башланып китте. Аннан соң 3-5 июнь көннәрендә Татарстан буйлап узган Сабан туйларында катнаштым. Һәм менә күптән түгел генә Краснодар краеның Армавир шәһәрендә булып кайттык. Анда милли бәйрәмебез бик күңелле узды. Татарстан артистларыннан кала, Әстерханнан да талантлы җырчылар килгән иде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Булат.
Армавир Сабан туена Казаннан Дилә Нигъмәтуллина, Альбина Апанаева һәм аларның кызлары да барган. "Без инде бер очтан ял итеп кайтырга да уйладык. Иң элек Сочига барып урнаштык, аннан поезд белән Армавирга юл тоттык. Сочи белән Армавир арасы - 350 чакрым. Шулай ук Лоо бистәсендә дә булдык. Гаиләсез баруымны белгәч, Лоода яшәүчеләр шаярып: "Лоо - Лучше Отдыхать Одному", - дип көлде. Гаилә белән җылы якка ял итәргә бару турында төгәл уйлашмадык әлегә. Узган ел кинәт кенә Мисырга очкан идек, бәлки быел да шулай тиз арада гына планлаштырырбыз", - диде Булат Нигъмәтуллин.
Чыганак - Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев