Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Булачак галим мәктәптә тәрбияләнә

Февраль башында Олы Карагуҗа урта мәктәбе базасында өлкән сыйныф укучыларының «Мин авылны сайлыйм!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең III республика бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә республиканың 15 районыннан 160ка якын укучы һәм аларның укытучы-фәнни җитәкчесе катнашты. Укучылар «Туган як тарихы», «Туган якның этнографиясе», «Туган якның экологиясе һәм табигатьтән файдалану», «Авыл...

Февраль башында Олы Карагуҗа урта мәктәбе базасында өлкән сыйныф укучыларының «Мин авылны сайлыйм!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең III республика бәйгесе булып узды.
Әлеге бәйгедә республиканың 15 районыннан 160ка якын укучы һәм аларның укытучы-фәнни җитәкчесе катнашты. Укучылар «Туган як тарихы», «Туган якның этнографиясе», «Туган якның экологиясе һәм табигатьтән файдалану», «Авыл һөнәрләре», «Авыл өе», «Авыл - отышлы урын: эшмәкәрлек һәм кече бизнес нигезләре» дигән темаларга фәнни эшләр язып-әзерләп килгән иде һәм шул темалар буенча секцияләргә бүленеп эшләде. Мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләрен, Идел буе федераль университетның (Казан) экология һәм география, педагогика һәм психология институтлары, Казан дәүләт аграр университетның, Казан ветеринария медицина академиясенең танылган профессорлары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең күренекле галимнәре, ТР Мәгариф һәм фән, Экология һәм табигый ресурслар министрлыкларының әйдәп баручы белгечләре тыңлап һәм карап, доклад һәм чыгышларның һәркайсына югары бәя бирде.
- Укучы балалар бәйгегә быел да бик җитди әзерләнеп килгән, - дип сөйли «Мин авылны сайлыйм!» республика бәйгесен оештыручыларның берсе, К(П)ФУның педагогика һәм психология институты доценты Фәридә Газизова. - Докладлардан чыгып фикер йөрткәндә, оештыручылар үз максатына иреште. Укучылар, туган якның мөһим социаль, икътисадый һәм экологик проблемаларын хәл итүдә катнашучы уңган замандашларының образын гәүдәләндереп, гаять катлаулы бурычны уңышлы үтәп чыкты. Доклад әзерләп һәм мәртәбәле жюри алдында аны яклап, авылның киләчәгенә кагылышлы шактый гына кыю фикер әйттеләр, шуның белән якын елларда югары уку йортларына җитди әзерлекле укучылар килүен хәбәр итте. Укучы докладларыннан махсус аерым җыентык нәшер ителүен дә әйтергә кирәк.
- Мондый төр иҗади бәйгеләр укучыга үзенең көчен сынап карарга, теге яисә бу тема буенча китапханәдә һәм интернет челтәреннән өстәмә материаллар эзләргә, белем багажын тулыландырырга, буш вакытын файдалы үткәрергә мөмкинлек бирә, - дип сүзгә кушыла Олы Карагуҗа урта мәктәбе директоры Земфира Юнысова. - Бәйгедә катнашучы укучылар контроль эшләрне, кагыйдә буларак, тиз чишә, инша язганда язучы әсәрләреннән цитаталарны уңышлы куллана. Реферат, доклад язып, билгеле бер күнекмә алган укучыларга, югары уку йорты студенты булгач, институтта укуы да җиңелрәк.
«Мин авылны сайлыйм!» республика бәйгесендә катнашу өчен, укучыларга өстәмә рәвештә күп эшләргә кирәклеген беркем дә инкарь итми, әлбәттә, әмма, анда катнашып, җиңеп чыгучылар икеләтә ота: югары уку йортына укырга кергәндә бәйгедә алган грамота сизелерлек роль уйный. Мәктәптә укыганда ук тикшеренү эшләре белән шөгыльләнгән һәм шушы юнәлештә күпмедер тәҗрибә туплаган балалар югары уку йортында укыганда да бу эшен ташламый дигән ышаныч белдерә галимнәр.
Бәйгенең җиңүчеләре арасында Яшел Үзән районы мәктәбе укучыларының күп булуы да сөендерә. «Мин авылны сайлыйм!» бәйгесенең ике - татар һәм рус телләрендә узуы да укучы өчен әйбәт, - дип сөйли мәгариф идарәсенең информацион-методик үзәк методисты Рәйхан Мостафина. - Татар мәктәбе укучылары, докладын ана телебездә әзерләп, аны ике телне әйбәт белгән галимнәр алдында, туган телебездә яклады. Бүтән уңай яклары да бар бәйгенең. Беренчедән, балалар өстәмә белем туплый, икенчедән, исемнәре республикага мәгълүм галимнәр алдында чыгыш ясап, үзен күрсәтә, мәктәп данын бер баскычка күтәрә».
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Яшел Үзән бүлеге, «Свияга» дәүләт тыюлыгы белгечләренең катнашуы да бәйгенең дәрәҗәсен күтәрде, чөнки укучы балалар нәкъ менә әйләнә-тирә табигать һәм экология турында кызыклы докладлар әзерләп килгән иде.
«Мин авылны сайлыйм!» республика бәйгесендә Яшел Үзән районы мәктәпләреннән җиңеп чыккан укучыларны һәм аларның укытучыларын ихластан котлыйбыз, аларга иҗади уңышлар телибез. Менә кемнәр алар.
«Туган якның экологиясе һәм табигатьтән файдалану» номинациясендә:
I урын - Әлмиева Ризәлә, Акъегет урта мәктәбе (укытучысы Г.Саттарова); II урын - Миндубаева Гөлшат, Олы Яке (Д.Гайнетдинова); III урын - Гайнуллин Нияз, Ачасыр (Р.Шакиров).
«Туган якның этнографиясе» номинациясендә:
I урын - Зарипова Алия, Зәйнуллина Зөһрә, Насыйбуллина Алисә, барысы 7 укучы, Олы Карагуҗа (Ф.Зарипова, М.Зарипов); II урын - Галиуллина Зилә, Олы Карагуҗа (З.Хәйруллина), Бакирова Диләрә, Васильевоның 3нче урта мәктәбе (З.Нигъмәтуллина, Г.Шиһабетдинова), Ермишина Надежда, Зур Ключи (Ф.Ибраһимова); III урын - Бикмуллин Рәсим, Олы Ачасыр (М.Гатиятуллин) һәм Ганиева Таңсылу, Олы Яке (Р.Зарипова).
«Туган як тарихы» номинациясендә (ике телдә):
I урын - Сергушкина Екатерина, В.Карпов исемендәге Осиново лицее (М.Яныкина); II урын - Фәйзиева Наилә, Олы Карагуҗа (Т.Идиятова), Самылова Елизавета, Зур Ключи (Г.Фәтхуллина), Сәгыйтова Айсылу, Олы Яке (М.Гатауллина), Шиһабетдинов Алмаз, Олы Ачасыр (М.Мәкъсүмов), Хәмидов Тимур, Васильевоның 3нче урта мәктәбе (Н.Ташпулатова), Кузнецова Ксения, В.Карпов исемендәге Осиново лицее (М.Яныкина); III урын - Феклин Роман, Маслова Мария, Обсерватория (Э.Зюканова), Назырова Рания, Олы Яке (Д.Гайнетдинова), Әхмәдуллина Гөлия, Олы Карагуҗа (Н.Гыйззәтуллина), Фәтхуллина Илзилә, Зур Ключи (Ф.Фәтрахманова), Гайфуллина Әдилә, Камалиев Булат, Татар Танае (А.Закирова, Г.Мирхәтуллина).
«Авыл һөнәрләре» номинациясендә:
I урын - Йосыпова Айзилә, Гарәфиева Алинә, Олы Карагуҗа (Ә.Минһаҗева); II урын - Бикбов Айнур, Норлат (Д.Гыймадиева); III урын - Маврина Регина, Олеся, Обсерватория (Ф.Сидорова), Имамов Әнвәр, Өтәшкә (А.Клопов).
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X