Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу атнага йолдызлар фаразы

11 - 17 июль

КУЧКАР (21.03-20.04)ларны бу атнада яңа романтик танышулар көтә. Ләкин парлы икәнсез, әлеге танышулар белән мавыкмагыз - шәхси тормышыгыздагы тынычлыкны саклагыз. Арагызга читләрнең, хәтта туганнарыгызның да тыкшынуын булдырмаска тырышыгыз. Балалар белән аралашу шатлык китерер. Аларга игътибарны бигрәк тә көчәйтегез. Иҗат белән шөгыльләнегез.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга йолдызлар бу атнада өй, гаилә мәшәкатьләре белән шөгыльләнер, күчемсез милек сатып алу өчен иң кулай вакыт вәгъдә итә. Туганнарыгыз белән аралар аеруча якынаер. Эштә исә ыгы-зыгыга бирелмәскә тырышыгыз, шулай ук, буш сүз, гайбәт сөйләүдән читтә булыгыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр алдагы атнада үзләрендә активлык сизәрләр: бу тирә-юньдәгеләр белән аралашуда да, үз фикерегезне яклый белүдә дә сизелер. Ә менә ял итү һәм күңел ачу өчен бик үк уңай вакыт түгел. Иң әйбәте - үзегезнең яраткан шөгылегез өчен вакыт табу яисә белемегезне арттыру. Гаиләгез турында да онытмагыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар бу атнада, эчке тоемлауга таянып, теләсә нинди финанс мәсьәләләрен дә чишә алырлар, ди йолдызлар. Барлык карарларыгызны да төптән уйлап хәл итегез. Гаилә эчендә килеп туган сорауларны хәл итәр өчен бик уңай вакыт түгел.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар бу атнаны дусларча аралашуга багышлар. Сез һәрвакыт игътибар үзәгендә булырсыз. Уй-фикерләрегез, яңалыкларыгыз белән уртаклашу да сезне дуслар даирәсендә тотар. Төрле карарлар кабул иткәндә эчке тоемлауга, хорафатларга һәм сынамышларга түгел, ә логикага һәм эзлеклелеккә таяныгыз.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга бу атнада куйган барлык максатларына да, кеше ярдәмен көтмичә, үзләренә ирешергә туры киләчәк. Бу алым нәтиҗәлерәк тә булыр, ди йолдызлар. Үзегез генә калып, алдагы эшләрнең төгәл планын төзегез. Акча белән бәйле торле мәсьәләләрдән гомумән читтә торыгыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр өчен үзләрен төрле яклап үстерү вакыты җитте, ди йолдызлар. Белемегезне күтәрү, яңа ачышлар ясау өчен менә дигән вакыт. Рухи яктан да үсәрсез - проблемалар алдында баш имичә һәм төшенкелеккә бирелмичә генә эш итәрсез.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар бу атнада үзләренең кыюрак һәм тәвәккәлрәк икәннәрен сизәрләр. Үз максатларыгызга ирешү өчен сез тагын да күбрәк эшләргә әзер булырсыз. Шулай да, йолдызлар уйлап эшләргә киңәш итә: артык тәвәккәллек зыян гына китермәгәе. Яңа танышларга да бик үк ышанмагыз, дип кисәтә йолдызлар.
УКЧЫ (23.11-21.21)ларга бу атнада шәхси тормышларын җайга салырга мөмкин булыр, ди йолдызлар. Көнкүрештә электр приборлары белән сак булыгыз, гомумән, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез. Иң кулае, хобби, яраткан шөгылегез белән мәшгуль булу.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр җир җимертеп эшләргә әзер. Һөнәри өлкәдә бу яхшы нәтиҗәләргә китерер. Сәламәтлекне кайгырту өчен дә уңай вакыт җитте. Табибка барып, тикшерү үтсәгез дә комачауламас. Ләкин бу атна эшлекле элемтәләр урнаштыру, гомумән, рәсми сораулар хәл итү өчен кулай вакыт түгел.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар бу атнада шәхси тормышлары белән мәшгуль булыр, ди йолдызлар. Ялгызларны кызыклы очрашу көтә, ә парлылар романтикага бирелер. Эштә исә экспериментлардан читтә торыгыз, үз белемегезгә һәм тәҗрибәгезгә генә таяныгыз.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар өй мәшәкатьләренә чумар. Бу эшләрне сез аеруча теләп башкарырсыз. Атна барышында үзегезнең төрле маҗараларга эләгеп китәргә әзер торуыгызны сизәрсез. Тик мондый хисләргә бирешмәгез: бу эштә дә, финанс мәсьәләләрендә дә, шәхси тормышыгызды да яхшыга алып бармаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X