Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бозым чыгару 80 мең сумга төшкән

Яшел Үзәндә Мари Эл республикасында яшәүче 29 яшьлек хатын-кызга хөкем карары чыгарылган.

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы күрше респуб ликадан безнең шәһәргә килеп, җинаять кылган хатын-кызга дәүләт гаепләве чыгара һәм аның эшен судка җибәрә.
Суд аны РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (алдау юлы белән чит милекне урлау).
Прокурор ярдәмчесе Рифат Сафиуллин бәян итүенчә, бу хәл 2019 елның февралендә була. Гаепләнүче бер фатирда үзенә таныш булмаган хатын-кызга улыннан бозым чыгаруны тәкъдим итә. Әмма моның өчен 80 мең сум акча һәм җәймә кирәк булуын аңлата. Хатын бозым алучының тәмле теленә ышанып, соралганнарны бер каршылыксыз бирә. Ә сихерчегә әверелгән ялганчы хатын, акчаны җәймәгә төргән булып кылана һәм шул арада аны тиз генә кесәсенә шудыра. Бозым алдыру белән башы әйләнгән хуҗабикә “гипнозитер”ның кыңгыр гамәлен күрмичә дә кала. Бозым алучы җәймәне ныклап төреп, өч сәгать үтмичә аңа якын бармаска һәм кагылмаска куша. Бозым шуның белән чыгар, дип ышандыра. Шул билгеләнгән вакыт узып, җәймәне җәеп карагач кына хуҗабикә үзенең кәкре каенга терәлеп калуын, акчасының җилгә очуын аңлый һәм бу хакта полициягә хәбәр итә. Ә инде хокук сакчыларына ялган «сихерче»не эзләп табу авыр булмый. 
Судта гастролер ханым гаебен танудан, зыянны каплаудан баш тарта. Нәтиҗәдә, суд, аңа карата 10 айга иреген чикләп, гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәреп, 6 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгели. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев