Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Борһановларда чәчәкләр иртә яздан көзгә кадәр үсә

Быел Бакырчыда яшәүче Борһановлар гаиләсенә бәйгеләрдә катнашып, җиңүгә ирешү бәхете елмаеп кына тора.

Җәен республика буенча уздырылган «Ямьле бакча» дип исемләнгән бәйгедә җиңү яулаганнар иде. «Яшел Үзән» газетасы район хакимияте белән берлектә уздырган «Иң төзек йорт» бәйгесендә дә катнашып, үзләрен сынап карарга булганнар.
Мең төрле мәшәкатьләргә күмелеп яшәүче авыл кешесенең чәчәкләр үстереп, гүзәллек белән хозурланып ятарга вакыты юк та шикелле. Хезмәтең фермадагы мал-таур белән бәйле булса бигрәк тә. Иртә яздан ук, күңел җылысын биреп бер-бер чәчәк үсентеләре утыртучы Гөлфирә ханымга вакыт юклык киртә түгел. Матурлыкка гашыйк Борһановлар гаиләсе аллы-гөлле чәчкәләрдән башка тормышларын күз алдына да китерми.
- Мин инде гыйнвар-февраль айларында ук чәчәк рассадаларын утырта башлыйм. Петуния, сальвия, бархатцы һәм башка чәчәк үсентеләрен авылдашлар да сатып ала. Чәчәк үстерү кебек күңелле мәшәкатьләрдә иң нык ярдәмчем - гаиләм, - дип сөйли Гөлфирә ханым.
Алия Гаязова
Тулырак - газетаның 69нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X