Яшәеш
Болытлы һава торышы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 27 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада бераз яңгырлар көтелә, аерым районнарда - яшен. Көньяк-көнбатыштан искән җил көн дәвамында юнәлешен үзгәртә - төньяк-көнбатыштан исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин.
Көндезге һава температурасы Татарстанда - 25 градус җылы булачак.
Чыганак - Интертат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев