Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Болгардагы гаугадан соң филармония Резеда Ганиуллинаның концертын уздырмый

Җырчы Резеда Ганиуллинаның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узарга тиешле концерты булмаячак. Моңа җырчы белән бәйле гаугалы хәл сәбәпче, диелә.

Исегездә булса, узган атнада Резеда Ганиуллинаның Болгарда Ак мәчет каршында төшерелгән "Җаным" җырына клибы зур шау-шу уятты. Дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге ачык киемнәр белән мәчет каршында җырлап йөргән җырчыны тәрбиясезлектә гаепләде, ә тикшерү органнары әлеге гамәлләрдә канун бозылу-бозылмавын ачыклау эшенә кереште.

Концерт 13 октябрьдә узарга тиеш иде. Әмма концерт афишалардан алынды. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә моның сәбәбен аңлата алмадылар, дип яза "БИЗНЕС Online". Фәкать билетларны кире тапшырып булуына гына ачыклык керткәннәр.


Җырчы үзенең концертына чакырып, сентябрьдә социаль челтәрләрдә хәбәр таратырга өлгергән иде.

Чыганак - Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев