Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Болай яшәп булмый

Нинди генә эштә эшләсәң дә, гади эшче күп кенә җитәкчеләр тарафыннан гаделсезлеккә дучар була.

Үзләрен әллә кемгә санап, кул астында эшләүчеләрне кешегә санамыйлар, хәлләренә кермиләр. Бары үзләренең ке­сәләрен калынайту турында гына уйлыйлар. Аларны бернинди закон да туктата алмый. Ни өчен язасың бу хатыңны дип сорарсыз сез. Күңелемә еллар буе җыелып килгән җан авазым бушанырга куша.

Мин - гади тәрбияче, шактый еллар балалар бакчасында эшлим. Эшләү дәверендә бик күп гаделсезлекләргә дучар булдым. Үзебез дә гаепле. Бердәмлек юк бездә. Бергәләп җыелып, аларның чын йөзләрен ачмыйбыз. Куркабыз шул. Эшсез калырбыз, гаиләне аякка бастырасы бар. Бу бакчадан эштән китсәң, сине башка бер бакча да эшкә алмаячак, чөнки җитәкчеләр бер-берсе белән бик яхшы элемтәдә. Ә алар курыкмый. «Акчагыз артты, эшләгез!» - диләр. Рәхмәт дәүләтебезгә, арттырды, безгә генә түгел, ә аларга да. Эшлибез без, эшләдек һәм эшләячәкбез. Методик ярдәмлекләр, күргәзмә әсбаплар, плакатлар, ачык дәресләр, кичәләр өчен кирәкле барлык нәрсәләрне үзебез алабыз без, сүз дә юк. Эш менә нәрсәдә, менә нәрсә борчый, без тәрбиячеләрне.

Гыйнвар аеннан балаларын балалар бакчасына йөртүчеләр өчен түләүләр яңадан артты. Ата-аналар белән эшләү без - тәрбиячеләр өстенә төшә. Әгәр синең группадагы балаларның ата-аналары канәгатьсезлек белдерсә, бакча мөдире тәрбияче өчен «эшли башлый»: синең эш нәтиҗәләренең баллары кими, премияләр киселә. Яшерен-батырын түгел, ата- аналар комитеты җыелган акчалар белән бик күп ярдәм итә, рәхмәт аларга. Бакча мөдире җыелыш җыеп, ата-аналардан акча җыярга ярамаганлыгы турында басым ясап сөйли, карар кабул ителә, җаваплылыкны үз өстеннән төшерә. Ә икенче көнне группага кереп, уңайсызланмыйча, туалет кәгазьләре, салфеткалар, сабыннар, канц­товарлар һәм башкаларның юклыгын яки аз булуын искәртә. Иртәгә бу кимчелекләрне төрле юллар табып, бетерергә куша. Ничек телисең, шулай. Ата-аналар белән эшли белмәүче - үзе сатып ала.

Озак та үтми, группалар арасында бүлмәләр, участок­лар, почмаклар бизәлеше буенча конкурс игълан ителә. Шулай итеп, заманча зәвыклы итеп бизәү тагын тәрбиячеләр өстенә төшә. Заманча материаллар белән эшләү кулыңнан килми икән, заказ биреп ясатасың. Заказны бик әйбәт үтиләр, ә яхшы эшнең түләве дә яхшы. Акчаңны кызганасың икән, материалларны сатып аласың да, үзең «чиләнәсең». Бу вакытта инде конкурста артта каласың, балларың өстәлми. Профессионаллар эшләгән эш, билгеле, отышлы чыга. Мөдир үз эшен күрсәтә, мәгариф бүлегеннән кунаклар чакыра. Бердәм коллектив туплавы, бюджет акчасының фәлән сумы - монда, фәлән сумы тегендә бик нәтиҗәле итеп тотылуы турында отчет бирә.

Әгәр җитәкченең күңеленә ятмый торган сораулар бирсәң, бу яки теге нәрсә ошамый икән, «яхшырак» эшкә күчәргә тәкъдим ясый. Рекомендация турында сүз кузгатыла. Берәр тәрбияче бу мәхшәргә, гаделсезлеккә түзә алмыйча, эштән китә икән, группадагы икенче тәрбияче үзе генә кала. Мөдирне бу куркытмый. Үзе генә эшләүче тәрбиячегә өстәмә 2 мең 500 сум түли, ә үзе ел ахырында, акча экономияләгән өчен, саллы гына премия ала. Ә тәрбияче, яңа тәрбияче килгәнче (ул 6-7 ай да булырга мөмкин), барлык эшне үзе генә башкарырга тиеш була. Балаларны иртә белән каршы алып, кич кайтып киткәнгә кадәр. «Тәкъдим ителгән чыгымнарны» да үзе генә түләргә, конкурсларда да берүзе генә катнашыр­га, планнарны да берүзе генә төзергә, шимбә өмәләрендә дә катнашырга, ачык мероприя­тиеләр дә күрсәтергә. Ә бит ана һәр көн кич, азык-төлек күтәреп кайтып кергәндә, берсеннән-берсе кечкенә балалары ашарга көтеп, чишелмәгән мәсьәләләре, аңламаган күнегүләре, пычрак киемнәре, күз яшьләре белән каршы ала... Дөресме, коллегалар?!

Бу язма белән танышкан бакча мөдирләренең кайсысы «Кайсы бакчада шулай икән?!» дип уйлармы икән? Коллегалар, миңа ачуланмагыз. Хәзер мөдирләрегез сезнең арадан бу язма авторын эзли башласалар, белегез, димәк, сездә дә шундый ук хәлләр. Эштә «климат үзгәрүенә» әзер булып торыгыз. Бәйләнә башласалар, «Ул мәкалә Сезнең турыдамыни?» - дип сорагыз. Алар да боз кузгалуын сизсеннәр. Болай яшәп булмый бит.

Редакциядән.

Хөрмәтле газета укучылар, мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесендә эшләүче газета укучыбыздан шундый хат алдык. Әлеге язма уңаеннан район мәгариф бүлегендә эшләүчеләрдән җавап булыр дип көтеп калабыз. Сез дә фикер алышуга кушылыгыз, хатлар көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X