Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Богаченко дөресен сөйләргә теләми

63 миллион урлауда төп гаепле кеше Игорь Богаченко үзенең күрсәтмәләрендә бутала. Танышларыма, туганнарыма таратып бетердем, дип калган акчаның кайдалыгын әйтергә теләми. "Сбербанк"ның элекеге инкассаторы Игорь Богаченко һәм ярдәмчесе Илья Кострубин тикшерү барышы вакытында сак астына алындылар, алар вакытлыча Яшел Үзән изоляторында. Ә шул вакытта Ильяның дуслары интернетта адвокатка бик актив...

63 миллион урлауда төп гаепле кеше Игорь Богаченко үзенең күрсәтмәләрендә бутала. Танышларыма, туганнарыма таратып бетердем, дип калган акчаның кайдалыгын әйтергә теләми. "Сбербанк"ның элекеге инкассаторы Игорь Богаченко һәм ярдәмчесе Илья Кострубин тикшерү барышы вакытында сак астына алындылар, алар вакытлыча Яшел Үзән изоляторында. Ә шул вакытта Ильяның дуслары интернетта адвокатка бик актив рәвештә акча җыя башлады. Әнисе Елена да аны гаепле түгел, бары тик начар компания белән бәйләнгән һәм Игорьның нәрсә планлаштырганын белмәгән, дип уйлый. Бүген Ильяның адвокаты бар һәм ул аның эше белән ныклап шөгыльләнә.

Ә Игорь исә әле дә булса адвокатсыз һәм тикшерүчеләр белән эшләүдән баш тарта. Һәм ул шуның белән үзенә биреләчәк срокны арттыра гына. Арест вакытында судта аның мәнфәгатьләрен кайгырткан вакытлыча адвокат Александр Шишков фикеренчә, ул дөрес тактика сайламаган.

-Ул бервакытта бер төрле, икенче юлы башкача сөйли. Барысы да үзенә каршы әйләнеп кайтачак. Ул бит әле малай гына, аңа нибары 25 яшь. Бу эше дә аның очраклы гына килеп чыккан, чөнки барын да алдан уйлап, план буенча эшләмәгән. Ераккарак да кача алган булыр иде, ә ул Яшел Үзәннән генә чыгып киткән, - дип сөйли адвокат.

Җинаять эшенең өченче фигуранты, аларга качырга ярдәм иткән кеше - Богаченконың абыйсы. Ул хәзер Казан изоляторында тоткарлана, дип хәбәр итә snart.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев