Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бәллүр каләм» ияләре рәтендә – безнекеләр

Ел саен 19 майда - Татарстан матбугаты көнендә безнең кавем бер дулкынланып ала: ел буе тырыш хезмәтнең, бер ел гына түгел, кайберләүләрнең гомерлек хезмәт юлына нәтиҗә ясала бу көнне.

Үзен лаеклы дип тапкан һәр массакүләм мәгълүмат чарасы «Бәллүр каләм» республика бәйгесендә катнаша.
Чагыштырмача яшь газетабыз 80шәр ел нәшер ителгән газеталар белән янәшә басып, мондый бәйгедә ике тапкыр Бәллүр каләм алды. Быел, ни кызганыч, бәйгенең икенче турына гына чыга алдык. Бәйгедә 2 меңнән артык хезмәт катнашуын исәпкә алсак, бу да начар түгел (икенче турга нибары 8 район газетасы чыккан иде).
Аның каравы, каләмдәш­ләребез өчен сөенеп бетә алмадык! Исемнәре Яшел Үзән белән бәйле журналистлар быел бәйге җиңүчеләре булды.
«Бәллүр каләм»нең иң кыйм­мәтле, абруйлы «Журналис­тикада исем» номинациясендә район авыл кешеләре өчен яхшы таныш Артем Субботкин җиңеп чыкты. Газета укучылар аның 90нчы елларда «Зеленодольская правда» газетасында авыл хуҗалыгы темасына язылган кызыклы язмаларын хәтерли торганнардыр. Хәзер ул «Чаян»да хезмәт куя.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 37нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X