Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләк алу һәрвакытта күңелле

Быелгы бүләк откан абунәчеләребезгә сөенеп туя алмыйбыз, бик активлар. Исемлек газетада басылып чыккач та, үзләре килә алмасалар, туганнарын һәм балаларын булса да җибәрәләр, рәхмәт.

Чөнки узган елларда, бүләкләрегезне килеп алыгыз әле, дип, газетабызга язып, кат-кат исләренә төшергән вакытлар да булды. Кемнәрнедер бүләкләр яртышар ел көтеп ятты, хәтта. Ә аларны үз вакытында тапшыру хәерле.

Күгештән (быел бу җирлектә «Яшел Үзән»гә язылучылар күп, рәхмәтләребез яусын үзегезгә) Гөлия ханым Сәгыева да үзе килеп йөри алмады, җирәбәгә чыккан блендерны улы Ришат алып китте. Һәркемне аңлыйбыз, кызу эш вакытында авылдан чыгып китүнең мең мәшәкать икәнен дә беләбез, шуңа күрә Гөлинә белән телефон аша гына аралаштык.

– «Яшел Үзән»ебезне утыз елга якын алдырабыз инде, бер ел калмаган, тик әлегә кадәр бүләк кенә откан юк иде, – диде линиянең теге башындагы әңгәмәдәшем, шатлыгы белән уртаклашып. – Әле бүләк отканымны да үзем белмәдем, газета килеп җитмәгән иде, танышларым сөенче алды. Квитанцияне берничә ел рәттән юллаган бар, бу юлы да әллә ни өметләр итми генә җибәргән идек, менә бит, бәхет бер елмаймаса – бер елмая икән! Рәхмәт бик зур редакция гә халыкка шулай шатлык та ясаганы өчен, элек бернинди бү ләк ләрсез дә языла идек әле, моның ише нәрсә юк иде бит. Тиражыгыз артып торсын, район газетабыз озын гомерле булсын! – дип, Гөлия ханым матур теләкләрен дә яудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев