Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бәлагә эләгүче» өендә булган

«Провокацияләргә бирешмәгез, таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз. Һәр мәгълүматны кат-кат тикшерегез!» - дип кисәтеп торсалар да, Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә ялганлау очраклары һаман теркәлеп тора. Соңгы очракта 53 яшьлек ир, улының бәлагә эләгүен белеп, ялганга ышанып, 30 мең сум акчадан колак кага. Ә бу вакытта улы күрше бүлмәдә берни белмичә...


«Провокацияләргә бирешмәгез, таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз. Һәр мәгълүматны кат-кат тикшерегез!» - дип кисәтеп торсалар да, Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә ялганлау очраклары һаман теркәлеп тора.

Соңгы очракта 53 яшьлек ир, улының бәлагә эләгүен белеп, ялганга ышанып, 30 мең сум акчадан колак кага. Ә бу вакытта улы күрше бүлмәдә берни белмичә йоклап яткан була.
20 ноябрьдә иртәнге сәгать биштә Сәйдәшев урамында яшәүчене кәрәзле телефон шалтыратып уята. Трубкадан улы тавышына охшаган ир, елап, бәлагә очравын, дәваханә янында торуын хәбәр итә. Ата бәлагә таручы янына дәваханәгә чыгып чабарга җыенганда, аңа тагын шалтыраталар, бу юлы «милиция майоры» аның улын Түбән Камага алып китәчәген һәм әгәр дә улын күрәсе килсә, 101нче чакырымга килергә куша. Югалып калган ир, кая барырга белми аптырап торганда, елак тавышлы «улы» тагын шалтырата: «Миннән 30 мең сум акча таләп итәләр, акча бирсәм, җибәрәбез, диделәр. Акча тап та җибәр, хатынга гына әйтмә, аны борчырга ярамый, бәби көтә», - ди. Соңгы информация бигрәк тә дөреслеккә туры килә, чынлап та, улының гаиләсе бәби көткән була. Аннан соң тагын ялган «майор» шалтыратып, аңа беркая да бармаска, ә акчаны терминал аша күчерергә куша. Ир киңәшләшергә кызы янына китә. Кызы бу хәбәрне башта шикләнеп кабул итсә дә, телефон тагын шалтырый, бу юлы туганының елак тавышын сеңлесе дә ишетә. Шалтыратучы акчаны тизрәк күчерүне сорый. Бәлагә таручының туганнары, аны коткару өчен, банкомат аша таләп ителгән сумманы күчерә. Күпмедер вакыттан соң, ялган «майор» тагын шалтыратып, бәлагә таручыны шәһәр үзәгендәге «Лубянка» кибете яныннан алып китүләрен хәбәр итә. Алар бөтен Яшел Үзәнне йөреп чыксалар да, телефоннан хәбәр ителгән, «Лубянка» кибетен таба алмыйлар. Шуннан соң гына, алар эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап, полициягә хәбәр итәләр. Кизү тору часте хезмәткәре алардан зыян күрүченең үзенә шалтыраттыгызмы, дип сорый. Әмма алар бәлагә таручы телефонын югалттым дигәч, шалтыратып тормаганнар. Әтисе улының телефон номерын җыя. Телефонны килене алгач ук эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлый.
Зыян күргән ирнең аферистлар турында ишеткәне булса да, үзенә кагылгач, улын коткару теләге барысыннан да өстенрәк була. Ул, хәтта банкомат өстенә ябыштырып куелган «Сак булыгыз - ялганчылар!» дигән листовкага да игътибар итми.
Лилиана Куликова,
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X