Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөкеләрдән котылып булырмы?

- Универсиада безгә, төгәлрәк итеп әйткәндә, республикада яшәүче халыкка нәрсә бирәчәк? Гади халыкка файдасы ни дәрәҗәдә булыр Универсиаданың? Газета битләрендә Универсиада объектлары төзелеше турында хәбәрләрне даими бастырып торсак та, соңгы вакытта транспортта йөргәндә, кешеләр белән аралашканда мондый сорауларны еш ишетергә туры килә, почта укучыларыбыздан көн саен бу мәсьәләгә кагылышлы яңа...


- Универсиада безгә, төгәлрәк итеп әйткәндә, республикада яшәүче халыкка нәрсә бирәчәк? Гади халыкка файдасы ни дәрәҗәдә булыр Универсиаданың?
Газета битләрендә Универсиада объектлары төзелеше турында хәбәрләрне даими бастырып торсак та, соңгы вакытта транспортта йөргәндә, кешеләр белән аралашканда мондый сорауларны еш ишетергә туры килә, почта укучыларыбыздан көн саен бу мәсьәләгә кагылышлы яңа сораулар китерә. Универсиаданың халыкка өстәмә эш урыннары бирүе, спорт объектларының халыкка калачагы турында кат-кат язган идек инде. Төзелә торган дистәләгән спорт корылмаларында, бүтән төр объектларында Яшел Үзәннән көн саен меңләгән кеше йөреп эшли. Казанга Яшел Үзәннән көн саен 20 мең кеше йөреп эшли дип, моннан 5 ел элек җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәләрендә халыкны эшкә урнаштыру үзәге белгечләре һаман саен хәбәр итеп тора иде. Хезмәт хакын, эш шартларын исәпкә алсак, башкалага йөреп эшләүчеләр саны артырга гына мөмкин. Тик бүген бүтән проблемага - транспорт темасына, халыкны кызыксындырган бик тә мөһим мәсьәләгә тукталасы килә. Һәр гаиләдән кем дә булса, Казанда укый яисә эшли, шуңа күрә бу проблема һәркайсыбызга диярлек кагыла.
- Универсиада Казанда урам-юл челтәрен камилләштерүдә дистә елларга җитәрлек эш күләмен кыска гына вакыт эчендә башкарып чыгу мөмкинлеге бирде, - дип сөйләде бу җәһәттән башкала мэры ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында. Универсиададан соң Казанда төп эшләр футбол буенча 2018 елда узачак дөнья чемпионатында катнашучыларны һәм кунакларны каршы алуга юнәлдерелә. Әмирхан проспекты һәм Чуйков урамы чатында транспорт күпере (развязка) төзү планга кертелгән. Әлеге күпер шәһәр җәмәгать транспортының 19 маршрутында автобусларга тизлеген арттырырга мөмкинлек бирер дип исәпли белгечләр. Шулай ук Җиңү проспекты - Губкин урамы һәм Җиңү проспекты - Ломжа урамы киселешендә транспорт күпере төзү планлаштырыла.
Көньяк тимер юллар өлеше буйлап магистраль төзеләчәк. Ул Гвардия урамында һәм Себер трактында автомобильләр санын киметергә тиеш. Копылов урамына параллель рәвештә «М-7» - Мәскәү-Уфа трассасына чыгучы яңа юл салыначак.
Чуйков, Восстание, Декабристлар урамнарында транспорт хәрәкәтен киметү максатыннан, яңа магистраль төзү, Нигъмәтуллин урамына реконструкция ясау планга кертелгән. Универсиадага әзерлек барышында барысы 17 юл төзелгән һәм ремонтланган, 11 транспорт күпере файдалануга тапшырылган. Яңа юллар бөкеләрдән котылу, шәһәр җәмәгать транспортының хәрәкәтен тизләтү, халыкка эшкә йөрергә җайлы һәм уңайлы булсын дигән изге максаттан чыгып төзелә, тик машиналар саны елдан-ел арта барган чакта бөкеләрдән котылып булуына бигүк ышанасы килми, чөнки юлларның гомуми торышы һәм аларның мәйданы нормативтан ерак.
Алифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев