Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Биюче егет

Узган якшәмбедә Горький исемендәге мәдәният сараенда спорт биюләре буенча «Көзге вальс» дип исемләнгән Россия турнирында шәһәрнең «Эдельвейс» бию түгәрәгендә шөгыльләнүче Ситдыйков Кәрим Һәм Гыйбадуллина Раяна (рәсемдә), I урынны яулаган биючеләрдән баллар саны буенча азга гына калышып, II дәрәҗә дипломга лаек булды. Кәрим мәдәният сараеның бию түгәрәгенә биергә моннан бер ел...


Узган якшәмбедә Горький исемендәге мәдәният сараенда спорт биюләре буенча «Көзге вальс» дип исемләнгән Россия турнирында шәһәрнең «Эдельвейс» бию түгәрәгендә шөгыльләнүче Ситдыйков Кәрим Һәм Гыйбадуллина Раяна (рәсемдә), I урынны яулаган биючеләрдән баллар саны буенча азга гына калышып, II дәрәҗә дипломга лаек булды.

Кәрим мәдәният сараеның бию түгәрәгенә биергә моннан бер ел элек кенә йөри башлаган, әмма партнеры белән кайда гына чыгыш ясасалар да, гел призлы урынны яулыйлар. Апрельдә Чебоксар шәһәрендә узган «Вальс мастер» турнирында, Россиянең байтак төбәгеннән килгән көндәшләрен артта калдырып, үз яшь группаларында I дәрәҗә диплом яулап алганнар. Идел буе федераль округында уздырылган (ярыш Казанда апрельдә булды) халыкара турнирда мәртәбәле жюри Яшел Үзәннең бу яшь парын мактаулы I урынга лаек дип тапкан.
- Парлы биюгә күрше кызы белән язылганнар иде, аннары Раяна белән бергә бии башладылар. Тренерлары - Татьяна Николаевна һәм Юлия Александровна Тимофеевалар балаларны бик тырышып өйрәтә биергә, - дип сөйли оныгы турында әбисе, шагыйрә Мәрьям Ситдыйкова. - Биючеләр юк нәселдә. Дөрес, яшь чагында, авыл клубында мөдир булып эшләгәч, биергә дә, җырларга да туры килде. Тальянда да уйнадым. Дусларым җыелганда, хәзер дә тальянымны кулыма алам. Халык җырларын башкару, аларны яшьләргә өйрәтеп калдыру - гөнаһ түгел. Мактанып әйтүем түгел: оныгыбыз үзебезгә охшаган: тырыш, бер минут вакытын да әрәмгә уздырмый. Гел хәрәкәттә. Оныгыбыз җәй көне - мөселман лагерына, рамазан аенда мәчеткә тәравих намазына йөреп, безне бик тә сөендерде. Балаларга Аллаһ Тәгалә тәүбә-тәүфыйк бирсен. Картаймыш көнендә үзебезгә - терәк, без бакыйлыкка күчкәч, безгә догачы булсын иде балалар.
Сәләтле биюче егет спорт белән дә дус. Чаңгы ярышында II урынны алуы моңа ачык дәлил. «Родина» мәдәният сараена йөреп, роликта чабарга өйрәнүен дә өстәргә кирәк моңа.
3нче гимназиянең V сыйныфында укучы Кәримне, шагыйрь Такташ әйтмешли, бөтен нәрсә кызыксындыра. Ул мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый. Буш вакытында, бүтән балалар кебек үк, компьютерда уйнарга ярата. Биергә һәвәс егет математика белән дә дус.
Мәктәп балалары һәм студентлар өчен 2012 елның 24-31 августында Сочида узган «Эрудиты планеты - Сочи-2012» халыкара олимпиаданың кече яшь төркемендә башваткычларны чишүдә дә I урынны ала ул. Шул ук олимпиаданың интеллектуаль многоборьесында да, яшьтәшләрен шаккатырып, I урынга лаек дип табыла.
Горький исемендәге мәдәният сараена баргач, менә шундый тиктормас, шаян, шук, әмма искиткеч сәләтле татар егетен күреп кайттым мин.

Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев