Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бистә үзәгендә сугышчан танк

Васильевоның Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган яңа мәйданына Т-34 танкы куелды.

Татарстан Республикасында мондый танк нибары икәү генә. Дошманны җиңү өчен алар зур өлеш керткән. Легендар хәрби машинаны бистә уртасына кую идея се Васильево халкыныкы. Танкистлар көнендә 1нче мәктәп янында васильеволыларның барлык буыны диярлек җыелды.
Борт номеры 032. 1943 елда бу танк блокадалы Ленинградны, Псковны, Риганы яклаган, Җиңүне каршы алган һәм тыныч тормышта Новосибирскида дислокацияләнүче 32нче аерым мотоукчы бригадасы составында торган. 28 тонна авыр лыктагы Т-34 танкын нәкъ менә шуннан алып кайтканнар да.
- Новосибирскидан танк поездда бер атна кайтты. Бер көн эчендә бистәдә урнаш тырып та куйдык, - ди бистә башлыгы Олег Антонов.
Бөек Җиңүгә зур өлеш кертүче мондый машиналар күп калмаган инде. Иван Максимов - сугышта катнашучы һәм Владимир Пелехов - танк гаскәре капитаны Т-34 белән якыннан таныш:
- Без аның турында ишетеп белә идек инде - легенда, ә аннары кинәт кенә аларны китерделәр, алар списать ителгән иде, без аларда өйрәнгән идек тә әле. Без аларга утырып йөргәндә үзебезне герой дип хис итә идек, - ди Владимир Иванович.
Танкистлар көне алдыннан, ә ул Россиядә менә инде 70 ел билгеләп үтелә, республика хәрби комиссариатының Яшел Үзән бүлеге начальнигы приказы белән хәрбиләргә, курсантларга һәм кадетларга грамоталар тапшырылды, рәхмәтләр белдерелде. Ә легендар Т-34 геройлар мәйданында үзенә даими урын биләде.

Илсөя Завилейская

Фотолар - http://yashel-uzan.ru/the-news/item/8773-yashel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев