Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бисмилләһир-рахманир-рахим

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ!

Зеленодольск муниципаль районы мөселманнары мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән, сезне,  Ураза гаете белән котлыйм! Динебезгә чиксез хөрмәт күрсәткән яшел үзәнлеләргә рәхмәтемне белдерәм. Шушы изге бәйрәмне күңелләребездәге зур рухлану хисләре белән каршылыйк.
Рамазанда тоткан ураза гыйбадәтләре, укылган тәравих намазлары, кылган догалар, биргән сәдакалар һәм теләгән теләкләр хакына ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булсын. Бөек Раббыбыз күңелләрне иман нуры белән нурландырсын!
Аллаһка шөкер, мөбарәк айда һәрберебез ниятләрен яхшыга юнәлтеп, начарлыктан качарга, гайбәттән тыелырга, рухи яктан үсәргә, игелекле гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышты.
Ураза гаете – иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Ул мәрхәмәтлелек, толерантлык, бердәмлек билгесе. Ислам – тынычлык һәм изге гамәлләр дине, ә Ураза бәйрәме шуның дәлиле.
Олуг бәйрәмебез мөбарәк булсын! Амин.
Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин,
Зеленодольск муниципаль районы имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев