Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Биш игезәк кыз бала кайда туган?

Дөньяда 5 игезәк кыз баланың 1969 елдан бирле туганы булмаган. Американың Хьюстон шәһәрендә яшәүче Даниэль Басби шушы көннәрдә генә 5 игезәк кыз алып кайтып, ире Адамга зур бүләк ясаган. Америка тарихында мондый хәл моңа кадәр күзәтелмәгән.

Балаларның барысына да ике сүзле исем кушылган: Оливия Мэри, Ава Лэйн, Хэйзел Грэйс, Паркер Кейт һәм Райли Пейдж. Әлеге гаиләнең 4 яшьлек, Блейк исемле кызлары булган инде.

Балалар йөклелекнең 28 нче атнасында дөньяга килгән. Алар планлы кесарев кисеме ярдәме белән тудырылган -якты дөньяга 4 минут эчендә аваз салганнар.

Кызларнык икесе бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган, ди. Калганнарының тышкы кыяфәтләре генә түгел, үз-үзләрен тотышы да аерыла икән.

Сүз уңаеннан, илдә ел саен 150ләп 5 игезәк бала туа. Бу ЭКО ярдәмендә балага узу нәтиҗәсе. Төрле җенестән булган балалар, гадәттә, бер-берсенә охшамаган була икән. Ә менә табигый ысул белән балага узу нәтиҗәсендә 5 игезәк бала яралу 48 млн. очракка 1әү генә туры килә икән.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X