Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әбиләребез биргән зирәк киңәшләр

​​​​​​​-Беркайчан да ирегез янында бизәнмәгез! Бу һәрвакыт сер булып калсын!

-Тәлинкәдәге ризыгыгыз төрле төсле булсын. Төсләр никадәр күп булса, файдалы матдәләр (витаминнар) да шулкадәр!

-Гүзәллегегезне арттырыгыз. Әгәр дә ирегез кайтканда ашарга әзер түгел һәм сезнең чәчегез таралмаган икән, өстенлекне икенчесенә бирегез. Матур булып каршылагыз. Әзер өстәл артында сезне сөйкемсез килеш күргәнче, күркәм килеш аш әзерләгәндә күрсен!

-Беркайчан да ирегезгә каршы сүз әйтмәгез, әмма үзегез кирәк санаганча эшләгез!

-Сүгенү һәм ямьсез сүзләр кулланмагыз, алар сезнең нәфислегегезне урлый!

-Ир кешене кызганмагыз, алар хатын-кызга караганда ныграк булып туган. Кызганып, аның ирлеген урлыйсыз. Җәлләмәгез, ә үсендерегез һәм илһамландырыгыз!

-Ирегезне артык иркәләп бозмагыз! Ул бала түгел. Тик кайчакта, бик каты арыганда аны бала кебек кочаклагыз, назлы сүзләр әйтегез һәм әнисе кебек булыгыз. Биш минутка. Артыгы кирәкми.

-Ачуыгыз килгәндә беркайчан да көзгегә карамагыз. Алдан тынычланыгыз, чәчәкләргә, һавага карагыз, нинди дә булса күңелле нәрсә турында уйлагыз һәм шуннан соң гына үзегезнең сурәтегезгә карагыз!

-Кече яшьтән үк балагызны әтисе турында бары тик ихтирам белән генә уйларга һәм сөйләргә өйрәтегез. Бигрәк тә улыгызны. Бу аны көчле һәм абруйлы итәчәк. Чөнки һәр ул – әтисенең дәвамы!

-Атнага бер тапкыр, юынып чыкканнан соң, тәнегезгә май белән кушылган уылган алма сөртегез. Бераз торганнан соң юып төшерегез һәм салкынча су белән коеныгыз. Чиста тән белән кушылган алма исе ирегезне исертәчәк!

-Кояш баеганнан соң ризыктан баш тартыгыз!

-Һәрвакытта да сезне шатландырырлык нәрсәләр эзләгез һәм ирегез моңа каршы булуына карамастан, эшләгез. Әлеге темага бәхәсләрдән качыгыз, елмаеп, үзегезнең яраткан шөгылегезне дәвам итегез. Вакыт узгач ул моңа ияләнәчәк һәм ризасызлык белдерүдән туктаячак. Ә сезнең күтәренке кәеф аның йөрәген җылытып торачак!

-Көн дәвамында колак яфракларыгызга массаж ясагыз, бу сәламәтлек өчен бик файдалы!

-Яшьтән үк бармаклар һәм беләзек сыгылмалылыган булдырыгыз. Моның өчен кул чуклары белән әйләнмәле хәрәкәтләр ясагыз, бармакларны учка бер җыеп, бер җибәрегез. Кулларыгыз шома һәм матур булсын. Нәзек һәм сыгылмалы беләкләргә игътибарны җәлеп итү өчен беләзек киеп йөрегез. Ишарә белән идарә итәргә өйрәнегез. Матур беләзек астындагы нәзек һәм нәфис беләкләр өчен ирләр ярты дөньяны яуларга әзер.

-Күңелле булырга сәбәп табыгыз һәм ешрак көлегез. Хатын-кызның җиңел көлүе – ир-ат җилкәсендәге тормыш йөген җиңеләйтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев