Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Билетны ничек кире кайтарырга?

- Җәйге ялга барыр алдыннан поездга билетны алдан алдым. Әмма кичектергесез эшләр килеп чыгып, поездга соңга калдым. Билетны кире кайтаруда кыенлыклар күп. Хокукымны белмәвем комачаулады, шуңа аңлатма бирсәгез иде, - дип сорау бирә безгә газета укучыбыз. Без аны Яшел Үзән алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү бүлеге белгечләренә бирдек:...

- Җәйге ялга барыр алдыннан поездга билетны алдан алдым. Әмма кичектергесез эшләр килеп чыгып, поездга соңга калдым. Билетны кире кайтаруда кыенлыклар күп. Хокукымны белмәвем комачаулады, шуңа аңлатма бирсәгез иде, - дип сорау бирә безгә газета укучыбыз.

Без аны Яшел Үзән алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү бүлеге белгечләренә бирдек:
- Әгәр билет тимер юл вокзалы кассасында алынган булса, паспорт белән шунда барырга кирәк. Әгәр Интернет аша «РЖД» сайтыннан алынса, башта аның «шәхси кабинет» дигән өлешенә кереп, билетны кире кайтару функцияләрен үтәү зарури. Интернет аша теркәлгән булса, тиз арада беренче эш итеп теркәлүдән баш тарту функциясен үтәргә кирәк. Поезд китәргә 1 сәгать алдан баш тарту сезнең файдага булмаска мөмкин. Интернет-билеттан баш тартканнан соң аның акчасы кире сезнең карточкага күчерелә. Әгәр акча карточка аша түләнгән булса. Күпмесе кире кайтарылыр дигән сорау туар. Тимер юл билеты бәясенә билет һәм плацкарт бәясе кертелгән (Казанда билет һәм плацкарт бәяләре аерыла). Кире кайтарылган билет бәясе аның тапшырылган срогына бәйле. Россиядә билет поезд китәргә 8 сәгать алдан тапшырылса, аның бөтен суммасы кайтарыла. 8 сәгатьтән кимрәк һәм 2 сәгатьтән күбрәк вакытта баш тартылса, билет акчасы тулысынча, ә плацкартның яртысы гына кайтарып бирелә. 2 сәгатьтән ким вакытта тапшырылса, билет бәясе генә. Әгәр поезд китәр алдыннан баш тартырга туры килсә, язмача дәгъва язарга туры килер. БДБ, Абхазия, Балтыйк буе илләрендә билетны кире кайтару сроклары башкача. Шуны әйтергә кирәк, чит илгә бару өчен билет Россиядә сатып алынса, аны Россия территориясендә генә кире кайтарып булачак.

Авиабилетларны кайтару катлаулы
Әгәр билет бер тәүлек алдан тапшырылса, аның тулы бәясен кайтарып бирергә тиешләр. Әмма, Россия Һава кодексында искәрмәләр бар. Аңа нигезләнеп перевозчикларның билет бәясен түләүдән баш тартулары ихтимал.
Кире кайтарылмый торган билетлар да була. Алар арзанрак. Мәсәлән, ел башында ук билетны арзан бәягә сатып алып куючылар була һәм алар бара алмасалар, билетны кире тапшырып йөрмиләр.
Чынбарлыкта кире кайтарылмый торган билет булырга тиеш түгел, хәтта кибетләрдәге распродажалар вакытында да. Скидка буенча алынган товарда алдан кисәтелмәгән брак табылса, аны кире алырга тиешләр.
Билетны ничек кайтару турында авиакомпаниянең сайтыннан белегез. Әгәр ул арадашчысыз алынган булса. Яисә справочнаяга шалтыратырга. Кайвакыт акчаны кире кайтаруга гариза язуны һәм паспортның күчермәсен җибәрүне соратырга мөмкиннәр. Почта аша җибәрсәгез, квитогын саклагыз. Акча кире кайтарылмаса, судка мөрәҗәгать итәргә кала. Бу - мәшәкатьле, әмма перевозчиктан әхлакый зыян өчен компенсация түләттерергә була.

Автобуска соңга калмагыз
Автобус рейсы бер сәгатькә соңга калса, яисә булмаса, аның тулы бәясе кайтарып бирелә. Әгәр дә сезгә начаррак һәм арзанрак бәягә икенче урын тәкъдим ителсә, шулай ук тулы бәя кайтарыла. Әгәр дә сез билетны автобус китәргә ике сәгать алдан тапшырсагыз, билет бәясенең 5 проценты тотып калына. Ике сәгатьтән артык вакытта - 15 процент. Әгәр автобус китәргә бер тәүлек алдан кинәт авырып китсәгез яисә бәхетсезлек килеп чыкса һәм сез китә алмасагыз - билет бәясенең 25 проценты тотып калына.
Әгәр дә сез 3 сәгатькә автобуска соңга калсагыз, ул вакытта билетның 75 процентының кире кайтарылуына исәп тота аласыз. Яисә 25 процент өстәп яңа билет алырга була.
Акчаны 10 көн эчендә кире кайтарырга тиешләр.

Киңәш:
Бәхәсле моментта билет алган компаниягә сәбәбен ачыклап язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә. Әмма ышанычлы авиакомпанияләр самолетларында гына очарга тырышыгыз. Һәм, әлбәттә инде, барасы юлны алдан планлаштырсагыз, билет тапшырып интегеп йөрү мәшәкатьләреннән азат булырсыз.
Әлфия Зыякаева эзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев