Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Билетны онлайн алып була

Инвалидларның федераль реестры Россия тимер юлларының ерак араларга йөрүче поездларына ташламалы билетларны онлайн-режимда алу мөмкинлеге бирә.

Инвалид коляскасыннан файдаланучы сәламәтлеге чикле гражданнар махсус урыннар белән җиһазландырылган шәһәрара поездларга билетны онлайн-режимда ала алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Узган айдан башлап «Россия тимер юллары» мәгълүмат системасының инвалидларның федераль реестры белән интеграцияләнүе билетларны интернет аша алырга мөмкинлек бирә. Оешмалар реестрдагы инвалидлык бирелү турындагы мәгълүматларны даими рәвештә карый алалар, бу исә гражданнарны инвалидлыклары булу фактын дәлилләүдән азат итә.

Пенсия фонды узган елның декаб рендә уңышлы сынау үткәргәннән соң инвалидларның федераль реестры мәгълүматларын Россия тимер юлларына тапшыру проектын даими файдалануга күчерде. Хәзер инвалидлар билетларны онлайн-режимда ала. Моңа кадәр аларга махсуслаштырылган урыннарга билет алу өчен транспорт компанияләре кассаларында инвалидлык турында белешмә күрсәтергә кирәк иде.

Тимер юл билетлары алуны гадиләштерү – инвалидларның федераль реестры хезмәт күрсәтүне җиңеләйткән очракларының берсе генә. Хәзер инвалидларга хезмәт күрсәтә торган барлык дәүләт ведомстволары реестр мәгълүматларыннан файдалана. Мәсәлән, мәшгульлек үзәге инвалид ларны һөнәри реабилитацияләгәндә һәм аларга эшкә урнашырга ярдәм иткәндә реестрга мөрәҗәгать итә. Узган елның июленнән башлап федераль реестр инвалидларга ташламалы транспорт туктап тору урынын рәсмиләштергәндә дә федераль база буларак файдаланыла.

Федераль реестр мәгълүматлары беренче тапкыр 2017 елның августында, Пенсия фонды рееcтр буенча инвалидларга пенсия һәм айлык акчалата түләүне билгеләү пилот проектын гамәлгә ашырганда кулланылды. Нәтиҗәдә, инвалидлык буенча барлык пенсияләр хәзер реестрга нигезләнеп билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев