Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхтияров итекләре уймак кебек

Яшел Үзән Сабан туеның халыкны иң нык җәлеп иткән урыны, әлбәттә, «Туган авылым» комплексы. Авыл һөнәрчелеге, аның ял итү урыны, тәмле сыйлары, кыскасы, бөтен күңелен ачып сала шушы кечкенә генә почмакта халкым. Итек басучы ызбасында тыз-быз килеп йөрүче җыйнак ир-атка ел саен игътибар итәм мин. Кулына әле калыбын, әле әзерләп...

Яшел Үзән Сабан туеның халыкны иң нык җәлеп иткән урыны, әлбәттә, «Туган авылым» комплексы. Авыл һөнәрчелеге, аның ял итү урыны, тәмле сыйлары, кыскасы, бөтен күңелен ачып сала шушы кечкенә генә почмакта халкым. Итек басучы ызбасында тыз-быз килеп йөрүче җыйнак ир-атка ел саен игътибар итәм мин. Кулына әле калыбын, әле әзерләп куйган йонын, әле әзер итеген ала. Их, басып күрсәт әле, диюче булса! Ике дә уйламый эшкә керешә бит бу абзый!
Итекчеләре белән даны еракка таралган Акъегет авылыннан Альберт абый Бәхтияров. Итек басу сәләте нәселдән килә. Әтисе Гарифҗан да, бабасы да итек басу белән шөгыльләнгән. Әтисе сугыш елларында колхоз рәисе булып торган. Кыс­касы, намуслы тырыш хезмәт белән көн күрүчеләр алар. 35 ел гомерен көпчәкле трактор руле артында уздырган Альберт абый буш вакытларында яраткан шөгыле белән шөгыльләнгән: итек баскан. Күңеле ятып эшләгән хезмәт җимешен бирми калмый: иш янына куш була итек сатудан кергән акча. Ә гаиләне кечкенә дип әйтеп булмый. Хатыны Зәйтүнә апа белән дүрт бала үстергәннәр: өч кыз һәм бер егет. Уймак кебек матур итекләр киеп үсте кызлары. Табанчалы итекләр киертеп йөртмәде ул аларны. Улы Роберт кул арасына кереп үссә дә, әтисе шөгылен дәвам иттермәде - хаҗәте юк. Кимиләр хәзер итек. Кытайның бер киюгә тишелеп чыга торган итеген кисә кия, кышы буе катып чыга, чын итекчеләргә заказ биреп, рәхәтләнеп натураль итек киеп йөрми. Ә мөрәҗәгать итүчеләр булса, Альберт абый бик теләп басып бирәчәк аны. Зәйтүнәсе белән үткән бәхетле елларын, кешегә сиздерми генә Сөмбел, Тәнзилә, Альмирасының кич клубтан кайтуын көтеп ятуын, Робертының малай чакларын, суган, чөгендер басуында рәхәтләнеп эшләп йөргән, болынлыкларда печән чапкан вакытларын искә ала-ала, алтын кулларын эшкә җигәр иде, их..! Теттерелгән йоны гына кирәк. Анысын да күрше Чуашия авылларында тетеп бирәләр, быел авылда берничә кеше теттергән. Димәк, юкка чыкмый әле итекче һөнәре.
Кичә генә итек кибетенә сугылдым. Ниндиләре генә юк! Табанлылар, чигелгәннәр, күз күрмәгән әллә нинди тиреләр кыстырып тегелгәннәр. Йөз генә төрле түгел, билләһи, шапылдатканнар гына фаб­рикада! Әмма Альберт абыйныкы кебек, «Фәләннең җылы аякларында тузсын!» - дип, аерым атап басылганына җитми инде. Аның итекләре үзе йөреп китә бит!
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев