Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхетнең башы – хатыннан уңу (2нче кисәк)

Яшел Үзән ветеринария станциясенең баш врачы, Мәхмүт абый гаиләсе белән шәһәргә китә. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Әниләре бик картаеп, авылда үзенә генә көн күрүе авырлашкач, Гөлсинә апа да, «Спартак»та 36 ел хезмәт стажы белән, бер ел алдан пенсиягә чыгаруларын үтенеп, гариза яза.

Шулай итеп, яңадан Татар Исламына кайтып төпләнәләр. Бик тырыш, тәртип­ле балалар үстергәннәр алар. Кызлары Лилия - медик, Яшел Үзәндә томография кабинетында шәфкать туташы булып эшли. Уллары Әмир - инде 15 ел буе «Тау Иле» хуҗалыгы җитәкчесе. Ата-ананың иң зур кайгысы - бала хәсрәте дә кичерергә язган аларга Аллаһ Тәгалә: Ибраһим исемле уллары вакытсыз җир куенына керә. Төпчекләре Илһам әтисе эшен дәвам итүче - 10 еллап Норлатта ветеринар булып эшли.
- Хәзер яшьләр эшләмәскә өйрәнде. Эш урыны юк, диләр дә, шәһәргә китәләр. Авылда калсаң - эш муеннан! Ялкау булмаска кирәк. Баланың авылда калу-калмавы тәрбиядән килә. Без бик бәхетле, балаларыбыз бөтен эшне белә, - ди Мәхмүт абый. Аның сүзләренә ышанмый мөмкин түгел, чөнки ике улында да туган авылына, җиргә мәхәббәт тәрбияли алганнар алар.
Төп нигезләрендә, уртак балалары Илһам һәм аның тормыш иптәше, Норлат мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүче Алсу тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер итәләр. Тәрбия­сендә, дип әйтү дөрес үк тә түгелдер бу очракта, алар әле үзләре дә, шөкер, сау -сәламәт. Киресенчә, балалары тормышында зур терәк, булышчы булып яшиләр. Яннарындагы оныклары 10 яшьлек Кадрия һәм 6 яшьлек Дилбәрне тәрбияләшеп, йорт тирәсендәге эшләрне караштыргалап, эштән арып кайтучы яшьләрнең хезмәтләрен җиңеләйтәләр. Шактый гына оя умарта тоталар (Мәхмүт абый санын сер итеп саклый, чын умартачы аны кешегә әйтергә тиеш түгел, ди), ишегалды тулы мал-туар, кош-корт; бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш - бу йортта тик ятарга вакыт та юк, эшсез утыра да белмиләрдер, чөнки эш сөючәнлек - каннарында. Өйләрендә дә хәзерге заманның бөтен уңайлыклары булдырылган.
Бу бик матур, 29 йорты бер урамга сыйган авылны бар итеп торучы берничә гаиләнең берсе - Заһидуллиннар. Мәчеткә йөрүче дүрт бабайның берсе - гыйнвар аенда 75 яшен тутырган Мәхмүт абый. Тиздән биредә дә асфальт юл булачак, калган уңайлыклары бар авылның. Башкаларга үрнәк итеп куярлык тормышлы кешеләр - менә алар. Яшиләр. Авылда. Алга таба да балаларына акыллы киңәшләрен биреп, кадер-хөрмәттә, тугыз оныкка үрнәк дәү әни-дәү әти булып, тигезлектә гомерләренең кышында да сау-сәламәт булып яшәргә язсын.

Гөлнара Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X