Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхетнең башы – хатыннан уңу (1нче кисәк)

Башны ташка орырлык сынауларын биреп куя бу язмыш дигәннәрең... Тормышларының матур чорында - 40 яшендә өч баласын кочаклап тол кала Мәхмүт абый. Иң кирәкле вакытта балалар - анасыз, ир пар канатсыз яши алмаячагы билгеле, әлбәттә.

Хатын булырлыклары күп инде ул, тик 13, 12, 6 яшьлек, ана назыннан мәхрүм калган сабыйларга күңел җылысын бирерлек мәрхәмәтлесен очратуы - бик җитди мәсьәлә. Эзли торгач табыла андый миһербанлысы да. Гомерләр бик тиз уза, Татар Исламында яшәүче Гөлсинә апа белән Мәхмүт абый Заһидуллиннарның бергә булуларына сентябрьдә 35 ел була.

Мәхмүт абый, моннан да әйбәтен тап­мам, дип, олыгайган анасын бик кадерләп караучы Урысбага кызын сайлавына бер дә үкенми. 33 яшьлек әлеге кыз, әйтерсең, аны көткән. Күчү чоры яшендәге ике, анасы итәгеннән яңа төшкән бер балага әни булыр өчен никадәр кыюлык, сабырлык һәм түземлек кирәк булгандыр Гөлсинә апага. Әтиләре өйрәтеп куйганча, яшь хатынны «әни» дип каршы алсалар да, әлбәттә, аларның күңел түрендә үз аналарының якты һәм кадерле сурәте сакланган. Зур тырышлыкларсыз булмагандыр, балаларның ихтирамын, бәлки, мәхәббәтен дә яулауга ирешә ул. Шулай булмаса, хәзер дә «әти-әни», - дип өзелеп тормаслар иде.
Гөлсинә апаның, кияүгә чыккач та, матур гына югарыга юл алган карьерасын ташлыйсы килми, биш ел буе көн саен Казанга йөреп эшли. Чөнки ул «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында гади эшчедән алып производство җитәкчесе урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Каенанасына бик рәхмәтле:
- Миңа эшкә чыгарга туры килде, ул курыкмыйча бер яшьлек балабызны алып калды. Үлгәнче аягында йөрде (97 яшендә бакыйлыкка күчте), гел булышырга тырышып яшәде. Бик әйбәт иде, әле ярый ул булды, - дип сагынып сөйли Гөлсинә апа.

Гөлнара Вәлиева.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев