Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхет ачкычы

«Ниһаять!» дияр күпләр: авария хәлендәге торак йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерүгә старт бирелде.

Узган атна ахырында тузган торак һәм авария хәлендәге йортларны күчерү республика программасы буенча яңа йортка фатир ачкычлары тапшыру тантанасы булды. Яшел Үзәннең Сәйдәшев урамындагы 15нче йортка 14 бәхетле гаилә күченде.
- Мин әле дә үз бәхетемә үзем дә ышанмыйм, - ди дүрт бала анасы Эльмира Шәйхуллина. - Без, алтау, стеналары да көчкә торган йорттагы кечкенә генә фатирда «чиләндек». Ә хәзер менә 74 кв. метрлы фатирыбыз бар - бәхет түгелмени бу?! Үзем - кибеттә, ирем йөк төяүче булып эшли, кредит түли алабызмы инде без? Ә монда нибары еллык 7 процент, котырган инфляция чорында без бу фатирны артыгын түләми генә сатып алачакбыз, дигән сүз бит бу.
Бүгенге көндә Яшел Үзән районында авария хәлендә 3000 фатир исәптә тора. Бу - яраксыз хәлгә җиткән күп фатирлы 314 йорт.
- Иң беренче урында, әлбәттә, иминлек тора! Бу йортларда күпме балалар яши, аларның куркынычсызлыгы турында уйламау җинаять белән бер, - дип белдерде Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин. - Йортка күченүгә стартны декабрь аенда ук түгел, хәзер генә бирүем өчен чын күңелемнән гафу үтенәм. 2015 елда тагын 4 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылачак һәм аларга тузган тораклардан 500гә якын гаилә күченә алачак.

Илсөя ЗАВИЛЕЙСКАЯ.

Язманың тулырак вариантын газетаның 39нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев