Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүгеннән вакыт 1 секундка озыная...

Бүген, ягъни 30 июнь көнне халык, кичәге көн белән чагыштырганда, 1 секундка озаграк "яшәячәк". Җир әйләнешен тикшерү белән шөгыльләнүче Париж галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән: вакытны тәртипкә китерү өчен 1 секунд өстәргә кирәк икән.

Бактың исә, вакыт узган саен Җир үзенең әйләнешен әкренәйтә икән. Галимнәрнең бер өлеше әлеге үзгәрештә айны гаепләсә, башка берәүләр атмосфераны сәбәп итеп китерә. Араларында әлеге үзгәрешне Җирдә яшәүче халыкның эшчәнлегенә сылтап калдыручылар да юк түгел. Хәер, ничек кенә булмасын, тиешле контрольдә тоту өчен галимнәргә кайчакларда вакытны озынайтырга туры килә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, 1972 елдан башлап Җирдә вакыт 25 тапкыр озынайтылган. Хәзер тәүлек 86400,002 секунд дәвам итә дип санала. Тик иртәгәдән башлап тәүлек озынлыгы 86401 секундка сузылачак. Башта 23 сәгать, 59 минут һәм 59 секунд булачак. Аннары 23 сәгать 59 минут һәм 60 секунд узачак. Бары тик шуннан соң гына сәгать телләре 00 сәгать, 00 минут һәм 00 секундны күрсәтәчәк. Шул рәвешле, без яши торган вакыт астрономик вакытка туры китереләчәк.

1 секунд вакыт шактый аз кебек тоелса да, саннар исә башканы раслый. Җирдә бер секунд саен 4,3 кеше үлә һәм 2,5 кеше дөньяга килә. Ә Россиянең футбол буенча җыелма команда тренеры Фабио Капелло 28,5 евроцент акча эшли.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев