Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Яшел Үзәндә спорт мәйданчыклары ачыла (+ФОТОЛАР)

Яшьләрне мәктәп яшеннән үк спортка җәлеп итү өчен бөтен уңайлы шартларны тудыру - республикада, шул исәптән безнең районда да мөһим юнәлешләрнең берсе.

Бу уңайдан Татарстанда төрле спорт объектлары төзү, авыл җирлекләрендә яшьләрнең кайсы спорт төренә күбрәк тартылуына карап, махсус шөгыльләнү мәйданчыклары булдыру - моның ачык мисалы. Боларга өстәп, Президентның республикада спорт мәйданчыклары төзү программасы гамәлгә ашырыла. 2013-2014 елда Татарстанның 45 муниципаль берәмлегендә 320 спорт мәйданчыгы төзелгән. Узган ел республика территориясендә 162 кечкенә ишегалды стадионнары ясалган. Ел ахырына кадәр тагын 200 спорт мәйданы барлыкка килергә тиеш. Программа безнең районда да уңышлы алып барыла.

Бүген 14 сәгать 30 минутта Мулла Илендә, 16 сәгать 30 минутта шәһәрнең 3нче гимназиясе янында, 17 сәгать 30 минутта 11нче мәктәп янында, тантаналы төстә, спорт мәйданчыклары ачыла.

Узган атнада исә нәкъ шундый ук спорт мәйданчыклары Васильево бистәсендә һәм Бишнә авылында ачылган иде.

Алия Гаязова.

Илсөя Завилейская фоторепортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев