Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген сагыз көне!

23 сентябрь чәйни торган сагызның туган көне булып исәпләнә.

Бу көнне америкалы Джон Куртис үз өендә беренче сагыз ясый. Сагыз ул - ашарга яраксыз эластик нигездән һәм төрле тәм, ис кушылмаларыннан ясалган кәнфит.

Сагыз 1848 елның 23 сентябрендә уйлап табылган, дип исәпләнсә дә, иң борынгысы безнең эрага кадәр 7-3 гасырларга карый. Аны Европаның төньяк өлешендә казу эшләре вакытында табалар. Ул кеше теше эзләре калган язма истәлекләрсез тарихи чорлардагы борынгы сумаладан гыйбарәт. Борынгы кешеләр ылыслы агач, мастик агачы сумалаларын һәм бал корты балавызы чәйнәгәннәр. Нарат сумаласыннан ясалган сагызларны сәнәгатьтә җитештерү 1848 елда ук башлана, соңрак аңа төрле парафинлы ароматизаторлар кушарга өйрәнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X