Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Республикада уртача һава температурасы көндезге сәгатьләрдә - 10-15 градус җылы булачак.
20 августка каршы төндә алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр яву ихтималы бар. Төньяктан искән җилнең ара-тирә секундына 14 метрга кадәр җитеп көчәюе мөмкин. Һава температурасы 5-10 градуска кадәр төшә. 20 август көндезге сәгатьләрдә исә 15-20 градуска кадәр җылыта.
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев