Иртәнге сәгать 10да Истәлек билгесе каршында Изге Болгар җыенын рәсми ачу татанасы башланды. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, шулай ук, "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары, Россиянең төп мөселман үзәкләре составына керә торган Диния нәзарәтләре рәисләре катнаша. Моннан тыш, чарага чит илдән шәрәфле кунаклар - Урта Азия республикалары, ерак чит илләр мөфтиләре, кайбер гарәп илләре министрлары, чит ил ислам югары уку йортлары ректорлары чакырулы.
Сәгать 11дә Болгар шәһәрлегенең Кече манарасы янында Тәлгать Таҗетдин тәүбә чарасы үткәрә. Көннең нәкъ уртасы - сәгать 12дә Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы укыла.
Җыен вакытында "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төрекеме эшчәнлеге кысаларында уздырыла торган яшьләр җәйге лагеренда һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшмәкәрләренең I Халыкара Казан форумында катнашучылар белән очрашу уздыру ниятләнә. Шулай ук, Коръән музее һәм Болгар һөнәрчелеге үзәге экспозицияләрен презентацияләү күздә тотыла. "Иман моңы" фестивале кысаларында, тантаналы чарада катнашучылар өчен мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев