Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген – Бөтендөнья Йокы көне

Язның беренче көннәрендә кеше сезон алмашынуын бик нык сизә. Ә безнең газета укучыларыбыз бу турыда нәрсә уйлый: йокылары туямы, тиз йоклап китү, тәмләп йоклау өчен нәрсәләр эшлиләр, төшләр күрәләрме? Бүген - Бөтендөнья Йокы көнендә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Фәридә Сәгъдиева, Яшел Үзән:
- Йокы ул Аллаһының кешегә ял итү өчен биргән нигъмәте. Йоклаган вакытта төшләр күрүдә без белеп бетерә алмаган ниндидер мәгънә, хикмәт бар. Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) төшләр турында әйтеп, мондый аңлатма бирә. Төшләр өч төрле була: рахмәни, нәфсәни һәм шайтани. Начар төшләр күрмәс өчен, йокы әдәпләрен белергә кирәк: иртәрәк ятарга (кичке 11дә), йокларга ятар алдыннан күп ашамау, тәһарәт алу, уң якка ятып, уң кулны яңак астына куеп йок­лау, ишекләрне «бисмилла» әйтеп ябып, дога укып яту. Мин үзем, мәсәлән, шушы кагыйдәләрне үтәгәч, тыныч кына йоклап китәм, шөкер.
Гүзәл Гыйләҗева, Күгәй, хисапчы:
- Күп йоклаган саен йокы килә бит ул. Мин үзем иртәнге биштә торам. Мал-туарны карап, эшләремне бетереп кергәндә җиденче киткән була. Көнозын йокы килеп интегәм дип әйтә алмыйм, үземне яхшы хис итәм. Кичен сәгать унда ятарга тырышам. Кичке йокыны иртәнгесенә караганда файдалырак дип тә ишеткәнем бар.
Ләйлә Хәбирова, Яшел Үзән:
- Кичен иртәрәк ятарга тырышам. Ни өчен дигәндә, иртән торасы җиңел, сәламәтлек өчен дә файдалы. Көнозын үзеңне рәхәт хис итәсең, чөнки күп нәрсә ничек йоклавыңа да бәйле бит. Көндез йоклауга тискәре карыйм. Бер ятсаң, торасы да авыр, аннан баш кына авырта. Һәрнәрсәнең үз вакыты, шулай ук йокының да.
Рамил Садыков, «Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе»нең директоры:
- Йокы - ул язга, җәйгә, кышка карамый, минемчә. Эштә барысы да тыныч, гаиләдә татулык булса, тыныч йоклыйм. Эштән арып кайткан чак­ларда ничек йоклап киткәнемне үзем дә сизми калам әле. Яз көне йокымсырап йөри торган кешеләргә витаминнар җитмидер ул, шуннан интегеп йөриләрдер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев