Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру башлана

Бүгеннән Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшыру этабы старт ала. Ул 24 апрельгә кадәр дәвам итә. Анда 9 меңләп укучы катнаша.

Ишеткән булсагыз, быел математика буенча бердәм дәүләт имтиханы ике дәрәҗәле: база һәм профильле булачак. Аның беренчесе укучыларның гомуми үсешен күз уңында тота һәм мәктәпне тәмамлаучыларга аттестат алу өчен кирәк. Математика буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына торган юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләр исә БДИның профильле дәрәҗәсен сайларга тиеш.

Шулай итеп, 23 мартка математика буенча база дәрәҗәдәге имтихан билгеләнгән. Математика фәненнән төп дәрәҗәсендәге имтиханны Татарстанда 16 кеше башкалардан алда тапшырачак. 26 мартта 68 укучы математиканың профильле дәрәҗәсе буенча имтихан тотачак. Ә 30 мартка рус теле буенча БДИ бигеләнгән. Ул көнне сынауны 99 укучы алдан тапшырып карарга җыена.

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын төп дулкыннан алданрак 183 укучы тапшырачак. Бу төр сынауны педогогик совет карары белән имтиханга керү рөхсәте алган мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар һәм быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев