Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген һава торышыннан ниләр көтәбез?

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәргә һава торышына булган фаразлары белән уртаклашты. Якын ике-өч көндә Татарстанда яңгыр һәм юеш кар яву ихтималы зур.

Бүген, 7 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Иртән күпчелек районнарда, ә көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Иртән урыны белән томан, юлларда бозлавык булырга да мөмкин. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 3-8 градус җылы булачак.

Казанда бүген 4-6 градус җылы булачак.

8-9 апрель көннәрендә Татарстанда буенча аязучан болытлы һава торышы саклана. Көндезге сәгатьләрдә инде 5-11 градус җылы булачак. Ә Казанда һава температурасы 6-8 градуска кадәр җылыта.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X