Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген һава температурасы аз гына салкынрак булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 3 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Көндез явым-төшем күзәтелми, көньяк-кынчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Юлларда - бозлавык.

Бүген һава температурасы аз гына салкынрак булачак. Татарстан буенча көндезге уртача һава температурасы 0-5 градус салкын булачак.

4 декабрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 3-8, аязган вакытта 13 градуска кадәр салкын булачак. Игътибарлы булыгыз, юлларда - бозлавык.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев